Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Эт талаган үсмер кыз битлек киеп йөрергә мәҗбүр

Краснодар краенда Темрюк шәһәрендә 15 яшьлек Аняны (исеме үзгәртелә) өйдә яши торган овчарка эте талый. Ул кызның борынын, иреннәрен, битен тешләп өзеп ала – тән тиресен сеңерләре белән бергә ашап бетерә.

Хәзер Аня урамга бары тик битлек киеп кенә чыга. Ул тиздән битлеген салырга өметләнә. 

Овчарка Аняның аркасын, аякларын да имгәтә. Балага башта Краснодарда, аннары Мәскәүдә берничә катлаулы операция ясыйлар. Хәзер ул өйгә кайткан, иптәшләре белән бергә тапшыра алмаган имтиханнарга әзерләнә.

«Хәзер Аня Темрюкта. Бите нормаль халәттә түгел, күрә, сулый, ашый ала. Октябрьдә тагын бер операция буласы. Пластиканы киләсе елга гына ясарга җыеналар. Урамга битлек киеп кенә чыга. Иң мөһиме, комплексы юк, гадәти тормыш белән яши. Ситуацияне ничек бар – шулай кабул итте. Табиблар элеккеге кебек матурлыгын кайтара алыр дип ышана. Хәзер уку турында уйлый, имтиханнарга әзерләнә. Аннары көллияткә керә, гомерен медицинага багышларга тели», – ди гаиләнең танышы.

Эт тешләгәч, бала башта 9 килога ябыга. Хәзер формасына кайта башлаган инде. Кыз әтисе белән яши. Этләр яши торган вольер ишегалдында, шул этләрнең берсе кызны битсез калдырган. «Овчаркаларны Мәскәүгә питомникка алып киттеләр. Аларны өйрәтеп, чит илгә бирергә җыеналар. Безгә шулай диделәр», – ди бу кыз.

intertat

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев