Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Эчтәге агу (килен белән кайнана турында)

Бик күптән бер авылда бер кыз яшәгән. Йола буенча, никахтан соң ире йортына килгән. Әмма яшь киленгә каенана белән яшәве бик тә уңайсыз булган. Тегесе аны гел өйрәткән һәм шелтәләгән. Яшь хатын бер таңда урман читендә яшәүче им-томчы янына килгән...

– Миңа нинди җилләр китерде сине, чибәркәй? Берәр ирне үзеңә каратмакчы буласыңмы әллә? – дип сораган карт.
– Беркем дә кирәк түгел, мин иремне яратам. Әмма анасы белән яшәрлек түгел.
– Миннән ни телисең инде?
– Зинһар, ярдәм ит. Каенанамнан котылырга агу бир.

– Шулай итеп бәхетеңне төзи алырсыңмы икән, киленчәк? Ярар. Кызганам сине, менә шушы төнәтмәне бирәм. Һәр көнне иртән каенанаңа шуңардан чәй кайнатып эчер. Әмма сиңа киңәшем бар.
– Нинди? Әйт, барысын да үтим, ул еланнан гына тизрәк коткар.
– Авылда сүз тиз тарала. Синнән шикләнәчәкләр бит. Шулай килеп чыкмасын өчен, каенанаңа мөнәсәбәтеңне үзгәрт. Ягымлы, җан җылымлы бул, елмай. Озак газапланырга туры килмәс.

Килен шулай иткән дә. Әтәчләр белән үк тора, ипи камыры куеп җибәрә, мич яга, ботка пешерә, каенанасына агулы чәй кайната. Ягымлы тавыш белән могҗизалы чәйне эчәргә чакыра. «Әни» дип кенә тора, һәр әйткән сүзен тыңлый. Ире сөенеп туя алмый: анасы белән хатыны әниле-кызлы кебек яши. Каенанасы да килене өчен өзелеп тора башлый. Тегесе дә аңа тагын да катырак яратуы, хөрмәте белән җавап кайтара. Яшь хатын им-томчыга йөгерә, елый-елый аягына егыла:

– Бабакай, үтенеп сорыйм, синең барысы да хәлеңнән килә. Каенанама биргән агуга каршы торырлык, аны терелтерлек берәр нәрсә бир! Мин аңа теге чәйне бик күп эчердем, үләр инде. Ә ул минем өчен кайгыртучан әниемә, бик якын кешемә әйләнде. Үлүен теләмим!
– Тынычлан, чибәркәй. Мин сиңа бары тик хуш исле үләннәр генә бирдем һәм син алардан каенанаңа тәмле һәм файдалы чәй ясадың. Ә агу синең йөрәгеңдә иде, әмма Аллаһ Тәгалә ярдәме белән, без аннан котылдык, – дигән карт, зирәк күзләре белән елмаеп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев