Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Дүрт яшьлек кыз ишегалдында шырпы тапкан һәм үзенә үзе ут төрткән

Җинаять эше ачылган, тикшерү бара.

Сабый 26 августта Байкал аръягының Агинкое бистәсендә йорт ишегалдында шырпы табып ала һәм берничәсен яндыра. Шул чакта аның синтетик тукымадан тегелгән күлмәгенә һәм чалбарына ут каба. Бу вакытта ата-анасы өйдә була, алар урамга йөгереп чыга, утны сүндерә.

Кызны ата-анасы хастаханәгә алып килә. Аның бөтен тәне, куллары, аяклары, башы пешкән була. Табиблар нарасыйның гомерен саклап калу өчен 17 көн көрәшә.

Тик сабый 12 сентябрьдә вафат була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев