Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Дмитрий Песков СВОның кайчан бетәчәген әйтте

Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков белдергәнчә, махсус хәрби операциядә Россия үз максатларына ирешергә тиеш, һәм бу максатларга бернинди дә алмаш юк.

Россия Федерациясе алдына куелган бурычларны үтәгәч, операция төгәлләнәчәк. Песков Украина лидеры Владимир Зеленскийның илгә өстәмә ярдәм кирәклеге һәм хәрби хәрәкәтләрнең ахырына якынлашып килү ихтималы буенча белдерүләрен шулай аңлаткан.

- Теләсә кайсы сугыш ахыр чиктә тынычлыкка ирешү белән төгәлләнә. Әмма алдыбызга куелган максатыбызга ирешү бурычы бер нәрсәгә дә алыштырылмаячак”, – дип әйткән Песков журналистларга.

Ул шулай ук бу максатларга ирешү юлларының һәм хәрби хәрәкәтләрне төгәлләүнең махсус хәрби операция барышында билгеләнәчәген әйткән.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев