Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бүген Россия матбугаты көне

13 гыйнварда Россиядә вакытлы матбугат, массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләренең, журналистларның һөнәри бәйрәме – Россия матбугаты көне билгеләп үтелә.

Ул тарихи дата – Россиянең беренче басма газетасы чыга башлау белән бәйле.

1703 елның 13 гыйнварында Петр I указы белән "Ведомости" рус телле газетасының беренче номеры дөнья күрә. Өстәвенә, басманы әзерләүдә Петр Алексеевич үзе дә катнаша. Ул басма өчен материалларны сайлап ала, тәрҗемә сыйфатын, корректура кагыйдәләрен тикшерә.

Барлыгы Россия массакүләм мәгълүмат чаралары реестрында, Роскомнадзор мәгълүматлары буенча, 2025 елның гыйнварына, 155 меңнән артык массакүләм мәгълүмат чарасы теркәлгән.

«Яшел Үзән» газетасының беренче саны исә 1995 елның 27нче сентябрендә бастырыла. Без быел утызны тутырабыз!

- Ышанам, газетабызның сезнең кебек патриотлары барында, «Яшел Үзән»ебез үз биеклеген югалтмас, яратып укылучы район газетасы булып калыр, – Илсөя Садыйкова.

Барлык хезмәттәшләребез һәм коллегаларыбызны әлеге күркәм бәйрәм белән тәбрик итәбез! Эшегездә яңа уңышларга ирешүегезне телибез!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев