Бүген Россия Федерациясе Конституциясе көне билгеләп үтелә
Россия Президенты Владимир Путин билгеләп үткәнчә, бу дәүләтнең төп законы, югары юридик статуска ия һәм гражданнарның төп яшәү шартларын тәэмин итүче турыдан-туры гамәл акты.
Россия Федерациясе Конституциясендә ил мәнфәгатьләрен яклау, кешеләргә хезмәт итәргә һәм һәр кешенең иминлеге өчен эшләргә тиешле хокукый дәүләт формалаштыру өчен ныклы нигезләр салынган.
Шул уңайдан барыгызны әлеге әһәмиятле дата белән котлыйбыз, дуслар! Дөньяларыбыз - имин, күңелләребез һәрчак шат һәм тыныч булсын!
Фото интернет челтәреннән алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев