Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Бу шәһәр халкына кайвакытта торып-торып гаҗәпкә калам да инде»

«Әйтәм әле» рубрикасына килеп ирешкән хәбәр.

Декабрьгә керүгә, урамнар бизәлмәгән, бәйрәм рухы сизелми дип, шыңшый башладылар. Халыкның ни уйлавын социаль челтәрләр аша бик яхшы белергә була бит хәзер. Фикерләрен язып кына торалар. Инде матур чыршылар куелгач та, ризасызлык белдерделәр. Әле артык бизәп атсаң, бәйрәм кайгысы түгел бит инде, азрак тыйнаграк булырга кирәк, дип тә өстиләр. Мин әйтәм, бу яктан авылда рәхәт. Беркемнән бернинди ярдәм көтмибез. Кирәк икән өебезне бизибез. Бакча алдындагы чыршыга гирлянда сузабыз. Фантазияләре байлар әллә ниләр ясап, халыкның күңелен күрә, рәхмәт яусын. Менә шулай, барына шөкер итеп, зарланмыйча гына яшәргә өйрәнгән инде ул авыл халкы. Аннан, юлларны чистартмыйлар дип, ах-ух килә башладылар. Соң азрак сабыр итегез. Берничә бөртек техника берьюлы бөтен урамга керә алмый торгандыр. Без ул яктан да аптырамыйбыз, кулга көрәк алабыз да, «вперед»! Үз көчегезгә таянып кына яшисегез килә икән, рәхим итеп авылга кайтыгыз!

 

Кадерле укучыларыбыз! Сез дә, борчыган проблемаларыгыз турында 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев