Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

МХО сугышчысы: «Бу көн минсез узар дип курыктым»

Бүген иртән «Варлам» кушаматлы сугышчы белән очраштык, ул 2023 ел башыннан МХОнең алгы сызыгында көрәшә.

«Варлам» үзәк хәрби округ – «Центр» гаскәрләре төркеме, Авдеев юнәлешендә хезмәт итә. МХОгә Ватанны саклау өчен үз теләге белән киткән.

Шушы көннәрдә кызы Валерияне 1 сыйныфка озату өчен ул махсус ялга кайткан. Баласы Н.Волостнов исемендәге Васильево кадет мәктәбендә белем алачак.

- Кызым һәм тормыш иптәшем Анастасия өчен килүем сюрприз булды. Мин нибары 15 көнгә генә кайттым, кызым өчен кулдашым белән алмаштым. Аның тормышындагы шундый мөһим көн минсез узар, дип бик курыктым. Лера бик шатланды. Алдагы көнне барыбыз бергә 1 сентябрьгә букет сайладык. Бүгенге көннең кызым өчен үзенчәлекле булуын теләдем, – дип сөйләде «Варлам».

Сугышчы Яшел Үзән районы халкына һәм волонтерларына гуманитар ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде.

- Җиңү безнең якта булыр, дип ышанам!

ЯҮМР матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев