Яшел Үзән

Бүген һәм хәзер яшәргә кирәк

Хөрмәтле редакция, дус кызым өчен эчем поша һәм аның гаилә хәлен сезнең белән уртаклашасы килү теләге туды. Бәлки кемне дә булса уйланырга, юләр адымнан саклап калырга ярдәм итәр.

Мине йокыдан телефон тавышы уятты.

-Сәлам, подруга! Туган көнең белән котлыйм! Я, ничек билгелибез инде?

-Айгөл, синме соң? Каян килеп чыктың әле?

-Ышанырлык та түгел, синең туган көнеңә очып кайттым. Тәк-что кысып кала алмыйсың, кай вакытларда килим? Миләш, мин сезне шундый сагындым!

-Син кызың, Динә беләнме? Әлбәттә кил! Без ирем белән өстәлгә заказ биргән идек һәм кем хәтерли – шул килә, дип уйлаштык.

Кыска, әмма киеренке тынлык урнашты. Айгөл ул сорауны бирергә бик тә курыкты, ләкин әйтмичә дә кала алмады:

-Ә Ленар шалтыратмадымы?

-Юк, ул исенә дә төшерми торгандыр.

Ленар – Айгөлнең аерылышкан ире, бик шәп егет, тикшерү комитетында эшли. Аларның тормышларында нидер яраклашып бетә алмады, дускаем баласын алды да, сөяркәсе белән башкалага “тайды”.

-Айгөл, тыңла әле һәм ачуланма. Мин Ленарга синең һәм Динәгез турыда барысын да сөйләдем. Шулай килеп чыкты, башкача булдыра алмадым. Аңлыйсыңмы, өч айлар элек безнең машинаны урладылар, аның бурычларны түләп кенә бетергән идек әле. Синең өчен ничектер, әмма безгә ярты миллион сум бик зур акча. Погонлы егетләр килеп, эзләнүләрнең нәтиҗәсезлеге турында аңлаттылар. Иремә карарга да куркыныч иде. Мин шунда синең “бывший” турында уйлап алдым. Кем инде мин аңа? Элекке хатынының дус кызы. Бер көннән соң машинаны китереп бирделәр. Миңа аннары, Ленарның бөтен шәһәрне аякка бастыруы турында әйттеләр. Минеке аның янына рәхмәт әйтергә барды, мин машинада утырып калдым. Ленар бер нәрсәне дә алмады, бары тик ярты ел инде кызын күрмәве  һәм аның турында берни дә белмәве хакында миңа әйтүен үтенгән иде. Мин бер генә секундка үземне аның урынына куеп алдым... Өч минуттан мин аңа син миңа сөйләгәннәрнең барысын да җиткердем, фотоларыгызны күрсәттем. Синең кайчан да булса ир-атның бите буйлап аккан күз яшьләрен күргәнең бармы? Мин күрдем. Айгөл, сезнең арада ни булганын мин белмим, тик болай ярамый.

Сине хәтерләгән, хөрмәт иткән һәм ихлас яратканнарны гына чакыру шундый рәхәт икән! Безнең өстәл артында бары тик чын дусларыбыз һәм иң якын кешеләребез генә җыелды. Мине котладылар, чын күңелләреннән чыккан иң матур теләкләрне генә әйттеләр. Айгөл шундый йөрәкне чеметтерерлек сүзләр сөйләде...

Барысы да биергә китте. Без ирем белән әз генә тоткарландык. Безнең янга Айгөлнең кызы килеп: “Миләүшә апа, ә минем әти киләме?” – дип сорады. Минем ирем: “Нинди кешеләр болар! Мин хәзер Ленарга шалтыратам!” – дигән сүзләр белән залдан чыгып китте.

Музыкантлар ялга туктады һәм без барыбыз да өстәл артына утырдык. Кемдер, әйдәгез, мәхәббәт өчен күтәрик, диде. Кинәт “Әти! Әти!” дигән бала тавышы яңгырады. Динә урындыгын артка таба шундый итеп этеп җибәрде, ул идәнгә мәтәлеп китте. Кыз зур зал аша, ишек янында тораташтай басып торган әтисе янына йөгерде. Ленар кызын күтәреп алып күкрәгенә кысты. Динә дә әтисен бар көче белән муеныннан кысып кочаклады. Алар берничә секунд шулай басып торганнан соң, залдан чыгып киттеләр.

Мин Айгөл янына килдем һәм егылган урындыкны күтәреп, утырдым.

-Ни кыланасың син, подруга?!

-Зинһар миннән монстр ясама. Без әле бүген генә кайттык. Әни бик тә, кичне оныгым һәм синең белән үткәрәсем килә, дигән иде. Динә белән, әтисенә кич шалтыратырбыз һәм иртәгә көне буе аның янында булыр, дип килешкән идек. Чынлыкта, минем тормышымда сез уйлаганча, бар да ал да гөл түгел. беренче карашка бар да бар кебек: гаилә, мине яратучы ирем, искиткеч кызым, кыр кадәр фатир, яхшы эш, машина... Әмма мин еш кына төннәрен, йоклап киткәнмен дә, Ленар хезмәтеннән исән кайтмаган икән кебек коточкыч уйлардан уянып китәм. Минем хәзерге ирем Динәне бик ярата, чын аталарча кайгырта. Әмма аның чын әтисе белән аралашуына каршы, шуңа күрә бар да бик катлаулы. Әни дә соңгы арада бик каты авырый. Миләш, минем йөрәгем монда, башкалада түгел.

-Айгөл, тәрәзәгә кара әле.

Фонарь яктысындагы эскәмиядә әтисенең кочагында, кулларын нык тотып, кызы утыра һәм нәрсәдер сөйли, сөйли, сөйли... Ленар Динәнең иңнәреннән кочып тоткан да битен аның башына терәгән һәм үзенең бәхетенә ышанмагандай утыра.

-Гафу ит, подруга, безгә китәргә кирәк, әни көтә.

Мин тәрәзәдән Айгөлнең аерылышкан ире янына килүен күрдем, алар берничә минут ни турындадыр сөйләштеләр һәм әниле-кызлы килеп туктаган таксига кереп утырдылар.

Хөрмәтле хатымны укучылар, без ул көнне ирем белән Айгөлгә алга таба ничек яшәргә кирәклеге турында бик озак фикер алыштык. Ике генә чыгу юлын таптык. Беренчесе: башкала белән араларны өзеп, әнисе янына кайтырга һәм Ленар белән кабат араларны җайларга. Ә бер үк елгага ике тапкыр кереп буламы икән? Икенчесе: барысын да ничек бар – шулай калдырырга.

Әлеге көн Айгөл һәм аның гаиләсендә берни дә үзгәртмәде, бер көннән соң ул кабат башкаласына тайды. Әмма ике кеше бик күпкә бәхетлерәк хәзер: Динә үзенең әтисе белән ирекле аралаша, көненә әллә ничә тапкыр шалтыратып аралаша.

Мин үзем Айгөлнең куркаклыгына тәнкыйть белән карыйм һәм аның үзенә дә бу хакта әйттем. Әйе, Ленарның эше куркыныч. Әмма, кайчан да булса ул хезмәтеннән исән кайта алмас, үтерерләр дә мин бик кайгырырмын, дигән юләр уйлардан гына яраткан кеше белән аерылышмыйлар, минемчә. Бүген һәм хәзер яшәргә кирәк.

СӘЛАМ БЕЛӘН, МИЛӘҮШӘ

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: