Барысына да аракы гаепле
Алкоголь эчемлекләрен артыгы белән куллану еш кына ызгыш-бәхәсләр чыгуга сәбәп булып тора һәм җитди фаҗигаләргә китерә.
Шул ук көнне район дәваханәсенә Карамалы Таудан төрле урында сөякләре сынган һәм җитди җәрәхәтле элек хөкемдә булган 53 яшьлек исерек ир китерелә. Полиция хезмәткәрләре бу ир сөйләгәннәрдән чыгып, зыян күрүченең көндез фатирында танышлары белән спиртлы эчемлек эчеп утыруын ачыклый. Алар арасында чыккан ызгыш менә шулай кызганыч тәмамланган. Оператив-тикшерү эшләре барышында полицейскийлар җинаять кылуда шик астына алынучыларны тоткарлый. Аларның берсе 36 яшьлек яшел үзәнле, ә икенчесе Карамалы Тауда яшәүче 23 яшьлек ир булып чыга.
Хәзерге вакытта әлеге факт буенча РФ УКның 111нче маддәсендәге 3нче өлештә каралган җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше (сәламәтлеккә авыр зыян салу) кузгатылган.
Шулай итеп, эчкечелек очраклары нинди җитди җинаятьләр чыгарган. Полиция хезмәткәрләре кисәтүенчә, исерткеч эчемлекләрне артыгы белән кулланмаска, яисә бөтенләй авызга алмаска кирәк.
Лилиана Славкина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев