Барысы да үзебездән тора
Белгәнегезчә, районыбыз җирлекләрендә халык җыеннары бара. Анда, гадәттә, ел саен авылның шул ук бик битараф булмаган кешеләре катнаша һәм проблемасы килеп чыккан берничә яңасы өстәлә. Чөнки син аны яңгыратырга район үзәгендәге җитәкчелек кабинетына әллә уза аласың, әллә юк, ә мондый чарага алар үзләре килеп сине тыңлый һәм мыегына чорнап китә.
Бу юлы мәсәлән, Карагуҗа һәм Бишнә авыл җирлекләрендә яшәүчеләрнең аһ-зарларын, проблемаларын ишетергә һәм аларны чишәргә ярдәм итү өчен Яшел Үзән Башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Сәхибуллин һәм районыбыз башлыгының авыл җирлекләре белән хезмәттәшлек буенча ярдәмчесе Зөлфәт Хәбибуллин килде.
Мондый җыеннар, традиция буенча, авыл җирлеге башлыгының узып киткән ел өчен хисап доклады белән башланып китә. Бу соңгы елларда бигрәк тә актуаль, ник дигәндә, халыктан җыелган үзсалым акчасының нинди гамәлләргә кулланылуы турында җавап тотмыйча булмый.
КАРАГУҖА
Биредә инде күп эшләр башкарылган һәм агымдагы елда эшләнәселәре планлаштырылган. Җирлектә яшәүчеләрнең үзсалым программасында актив катнашулары, әлбәттә, үзенең уңышлы нәтиҗәләрен бирә. Авыллар эчендәге юллар салынган, урамнары яктыртылган. Шулай да, проблемалары да юк түгел, ә иң үзәккә үткәне – Олы Карагуҗага керү һәм аның Үзәк урамындагы юлы.
– Әлеге юл бөтенләй ватылган һәм капиталь төзекләндерүгә мохтаҗ. Мәктәп автобусы маршруты өлеше булып торган 1700 м озынлыктагы участокны ясарга авыл җирлегенең финанс мөмкинлеге юк, район ярдәменнән башка без бу эшне башкарып чыга алмыйбыз, – диде Карагуҗа авыл җирлеге башлыгы Марат Шакиров.
– Мондый мөһим җыелышка килергә вакыт тапканыгыз өчен рәхмәт, – дип башлады сүзен Айрат Сәхибуллин. – Без сезнең үрнәк итеп күрсәтерлек җирлектә еш булабыз һәм әйтеп үтелгән проблемагыз белән дә таныш. Юлны республика ярдәменнән башка ясап булмый, чөнки андый зур чыгымны (20 млн сум) район да күтәрә алмый. Төзекләндерү программаларының берсенә кертү өчен тырышырбыз.
Биредә тагын бер бик «кайнар» проблема бар, ул да булса почтальон юклык. Җаваплы эш булганлыктан, теләсә кемне куеп булмый, ә 5 мең сум хезмәт хакына үзен хөрмәт иткән кешенең аяк талдырып йөрисе килми.
– Тулы ставканың хезмәт хакы 10 мең сум. Биредә эшләүче почтальонның эш белән йөкләнеше тулы булмаганга (газета-журналларга язылмыйсыз, пенсия калды да, өлешчә квитанцияләр калды), ярты ставкага кыскартылды. Ул хәзер сумкасында һава йөртә, – диде Үзәк почта җитәкчесе урынбасары Галина Сиверс. – Бер хезмәткәр хәзерге вакытта Ключида тәҗрибә туплый. Почтальон табарбыз да, эшләргә бинагыз бармы соң? Без төрле вариантларны карыйбыз. Мәсәлән, билгеле бер көндә, машина килеп хезмәт күрсәтә яки бер почтальон өч көн бер авылда, өч көн икенче авылда эшли. Без бюджет оешмасы түгел, дәүләт безгә ярдәм итми, үзебезне үзебез тәэмин итәбез. Шуңа күрә, сез әрләсәгез дә, товар сатарга да мәҗбүрбез, чөнки нәрсәгә дә булса яшәргә кирәк.
Менә шулай, хөрмәтле авыл халкы. Әгәр дә «Яшел Үзән»не һәр йортта алдырсагыз, почтальонның сумкасы шыплап тулыр иде, эшегез юк, һава ташыйсыз, дип кыскартмаган да булырлар иде. Бу проблемагызның чыгу юлы ап-ачык, минемчә.
Сала халкы хәленнән килгәнчә булдырып яшәргә тырыша, тик хезмәтләренең нәтиҗәсе генә бик шатландырмый шул. Сөтне түбән бәядән кабул итүләре күңелләрен төшерә.
– Ул бәя бөтен ил буенча шулай инде, аны берни дә эшләтеп булмый. Бу мәсьәлә буенча тотып кыйнасагыз да, мин монда бернинди дә уңай җавап бирә алмыйм, сәбәбен дә беркем дә аңлата алмый. Порошоктан ясалганы – арзан, ә табигый сөт кыйммәт, шуңа сатып алучы да аз, – дип ачыклык кертте районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Таһир Җиһаншин.
Җир салымы акчасы районда калып, транспорт салымы республикага озатылуы да халыкта канәгатьсезлек тудырды.
– Минем машинам белән Казанга йөргәнем дә юк. Нигә китә ул республикага? Үзебездә калдырырга булмыймы икән аны? – диештеләр.
Күлбашлылар җитәкчелектән, урамда авария хәлендәге ике су колонкасын, бер якка авышкан газ торбаларын карап, төзекләндереп һәм торгызып кую мөмкинлеген табуларын үтенделәр һәм уңай җавап ишеттеләр. Хәзер күпчелек пенсионерларның акчалары банк карталарына күчү сәбәпле, җирлеккә бер банкомат урнаштырып булмасмы икән, дигән тәкъдим дә ишетелде. Шулай ук, Карагуҗа мәктәбендә дә чишеләсе җитди мәсьәлә бар:
– Янгын куркынычын кисәтү кысаларында мәктәп идәннәренә плитка яки линолеум җәяргә кирәк. Материаллар әзер, осталар кирәк. Шул эш белән ярдәм итә алмассызмы икән, – дип администрация вәкилләренә мөрәҗәгать итте мәктәп директоры Илшат Йосыпов.
Әлеге үтенечкә Айрат Сәхибуллин, шулай ук, ярый, ярдәм итәрбез, диде.
Карагуҗа авыл җирлегенең 2018 елга да планнары зурдан һәм башкарып чыкмаслык түгел. Үзсалым буенча биредә, әйтеп үтелгәнчә, аңлы халык яши, тапшырылган акчаларының чынлап та каядыр ятмавын, ә үзләренең уңайлы тормышларын булдыру өчен тотылуын күрә.
– Җирлегебез тормышында актив катнашкан өчен рәхмәтемне җиткерәм, – дип, җыенга килгән халыкка мөрәҗәгать итте Марат Шакиров. – Агымдагы елда да нәтиҗәле эшләр башкарырбыз дип ышанам. Шулай бергәләшеп тырышканда гына уңышлы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин.
БИШНӘ
Бу авылга килгәндә, башкарылган эшләренең берсе, «ялт» итеп торган урамнар юлдан ук күзгә ташланды. Узган ел әлеге җирлек 1 миллионлык грант откан иде, шул акчага 10 километр озынлыкта авыл урамнары яктыртылган, Кызыл Кармышта су торбалары алыштырылган, су белән тәэмин итү өчен килешү генә төзисе калган. Монда әле 400 мең сум үзсалым акчасы да кереп киткән. Үзсалым дигәннән, Бишнә җирлегендә яшәүчеләр аның файдасын аңлап бетермиләрдерме, саранлыклары көчледерме, бик пассивлар. Югыйсә, шул акча ярдәмендә күпме проблемалары юкка чыгар иде. Ә чишеләсе мәсьәләләр биредә шактый.
– Безнең иң мөһим проблема – торак пунктлар арасындагы юллар юклыгы. Биш авылның икесе арасында гына асфальт салынган. Калганнары – кыр юллары. Бу һәр җыенда яңгырый торган мәсьәлә. Нинди дә булса максатчан федераль программага кушылмый торып, әлеге хәлнең уңай якка үзгәрмәячәген аңлыйбыз, чөнки сумма шактый зур, – дип хәлне аңлатты Бишнә җирлеге башлыгы Илгиз Фәтхуллин. – Үзсалымга кушылмаучылар шактый булуга карамастан, җыелган суммага да күп мәсьәләләр чишелде, һәрберсе күз алдыгызда. Әгәр дә аны вакытында һәм тулаем түләсәгез, эшләрнең тагын да зурракларын үз вакытында башкарырга, яшәешебезне яхшы якка үзгәртергә мөмкинлегебез булыр иде. Бар да үзебездән тора.
Автор фотолары.
Тулы язманы газетаның җомга чыккан санында укырга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев