Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бакчада чүп үләне түгел, бәрәңге үстерергә кирәк

Бакчаң була торып, бәрәңге утыр­тып азапланмыйм, сатып кына алам дигән кешегә аптырыйм да инде. Ничек кенә булмасын, үзең үстергәнгә җитми инде, җәмәгать.

Тәмле дә, ышанычлы да. Сыер мае салып, өстенә укроп сибеп, ярмаланып торган бәрәңгедән дә тәмлерәк ризык бармы икән? Сатып алыр­га була, сүз дә юк. Тик ничек үстергәннәр, изелеп пешәме, анысы сорау тудыра. Бер танышым ярминкәдә алган булган, тукмак белән төйсәң дә изелми, тәме дә күңелгә ятмый ди. Күңелгә ятарлык булсын өчен бакчада чүп үләне түгел, бәрәңге үстерергә кирәк шул, дип чүт әйтми телемне тешләп калдым. Шөкер, әллә ни зур уңыш җыймасак та, елына күрә әйбәт булды. Исән-имин генә ашарга насыйп булсын.

«Әйтәм әле» рубрикасына килеп ирешкән хәбәр.

Кадерле укучыларыбыз! Сез дә, борчыган проблемаларыгыз турында 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев