Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бәйрәмегез белән, кадерле укытучылар!

Сезнең турында күпме матур шигырьләр язылган, моңлы җырлар җырланган. Әйтер өчен яңа сүзләр, матур теләкләр инде калмагандыр да сыман, тик гел яңа сәнгать әсәрләре, җылы теләкләр туа тора. Чөнки укытучы һөнәре гади һөнәр генә түгел, һәм укытучы – гади кеше генә түгел.

Укытучы һәр кешенең тормышында иң мөһим роль уйнаучыларның берсе. Сез һәр кешенең тормышына үз сулышыгызны, үз карашыгызны кертәсез. Еллар буе йөзләгән-меңләгән балага җан җылыгызны, энергия, көчегезне эчкерсез рәвештә өләшкәннән соң да, шундый мөлаем булып кала алуыгыз, ихласлылыгызны югалтмагыз безне сокландыра. Бездәге, ягъни бала күңелендәге ата-аналар күрми калган кайбер дулкынлану-үзгәрешләрне дә сез вакытында тоеп, иң кирәкле һәм мөһим сүзләр әйтә беләсез. Югалып калган, икеләнүләргә чумган баланың тынгысыз җанын тынычландырырдай, уйларын тәртипкә салырдай киңәшләр табасыз.

Бала күңеле – бәллүр савыт сыман. Ә сез шул бәллүр белән эшләүче ювелирлар сыман. Киләчәктә кешенең ниндидер кыен хәлдә калгач, үз-үзен кулга алып, дөрес карар кабул итә алуы да, кайчандыр укытучысының: «Син булдырасың. Синең барысы да килеп чыгачак. Мин сиңа ышанам» – дигән сүзләренең тылсымлы кайтавазыдыр. Чөнки Сез – гади генә кешеләр түгел, сез чын тылсымчылар! Һәрчак укучыларыгызның рәхмәтләренә төренеп, аларның ярдәмен тоеп яшәргә насыйп булсын! Сәламәтлек, ак бәхетләр, яңа куанычлар телибез!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев