Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Артур Маузер кызына исемен бала тудыру йортында ук кушкан

Музыкант, саксофончы Артур Маузер һәм җырчы Лия Шәмсина әти-әни булган.

Шатлыклы хәбәрне алар социаль челтәрләрдә җиткерә. Лия бәбине Казандагы бер шәхси бала тудыру йортында тапкан. Артур белән Лия кызларына Айла дип исем кушканнар.

«Кызыбыз туды. Айла, рәхим ит! Безгә ярдәм иткән барлык табибларга һәм бу искиткеч клиника хезмәткәрләренә рәхмәт. Бәби табу өчен бик яхшы урын, яхшы мөнәсәбәт, икенче кеше дә яшәү мөмкинлеге булган аерым палата, хәләл килешү (бәби таптыру һәм туклану). Әле без монда тагын килербез. Лия – герой. Бернинди препаратлардан башка бәбине үзе тапты», – дип яза Артур.

Фотолардан аңлашылганча, Артур бәби туганчы да, тугач та тормыш иптәшенең янәшәсендә булган. Әти кеше сабыйга исемне дә көнендә үк шәхсән кушкан.

Лия әлеге пост янында: «Кадерлем, респбликаның иң яхшы клиникасында бәби табу мөмкинлеге биргәнең өчен рәхмәт. Башыннан алып ахырына кадәр минем белән булдың. Мин сине бик нык яратам», – дип язып калдырган.

 

 

 

 

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев