Әнвәр Нургалиев: «Машинамны шартлатырга, өемне яндырырга янадылар»
Әнвәр Нургалиев белән интервьюдан өзек.
- Әнвәр, әниеңне коронавирустан үлгән диюләре дөрес булдымы?
- Юк, әлбәттә. Ул вакытта Мәскәүдә концертым булды. Ә әни хастаханәдә ята иде. Чирне Уфа хастаханәсенә мин алып кайткан дип сөйләделәр. Имеш, мин – әнигә, әни табибларга йоктырган. Мине гаепле итеп калдырлар. Башкортстанда изоляциядә булган иң беренче гаилә без идек. Коронавирус белән чирләмәсәк тә. “Концерт куеп, кеше чирләтеп йөри”, дип сөйләделәр. Миңа, гаиләмә янаучылар күп булды. “Машинасын шартлатырга, өен яндырырга кирәк” дигән сүзләр йөргәч, дус егет машинамны үзенең гаражына алып барып куйды.
- Әниеңнең үлеме күңелендә нинди үкенеч калдырды?
- Иң үкенечлесе – әнине кешечә җирли алмавым. Авылга мин машинада берүзем кайттым. Гаиләмне алып кайта алмадым, күзәтү көчле булды. Роспотребнадзор, ЮХИДИ хезмәткәрләре тикшереп торды. Әнине караңгыда җирләделәр. Мин килеп туктагач, кешеләр кача башлады. Яннарына якын бармадым. Шулкадәр авыр булды. “Җылы сүзләр” җыры шул вакытта туды. Изоляциядә утырганда…
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарии
1
2
0
Мы с тобой Анвар! Мы тебя уважаем и любим.
0
0