Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ана кеше улын якларга теләп, 7 елга колониягә хөкем ителгән

***

Суд Марий Элда яшәүче хатын-кызны «саксызлык аркасында кеше үлеменә китергән сәламәтлеккә аңлы рәвештә авыр зыян китерү» җинаять маддәсе буенча гаепле дип таный. Хатын-кызны гомуми режимлы колониягә 7 елга хөкем иттеләр, дип хәбәр итә Марий Эл тикшерү комитеты.

«Суд карары әлегә законлы көченә кермәде», – дип сөйләделәр ведомствода.

Суд утырышында расланганча, хатын-кыз үзенең улы белән танышының фатирында кунакта була, спиртлы эчемлекләр эчәләр. Бер мизгелдә ирләр арасында җәнҗал куба. Конфликтны туктату һәм улына ярдәм итү максаты белән ана кеше пычакны эләктереп ала һәм фатир хуҗасының аягына кадый. Ир-ат күп кан югалтудан җинаять урынында вафат була. Тиздән хатын-кызны тоткарлыйлар, аңа җинаять эше ачалар һәм сак астына алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев