Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ана кеше нәни кызының кулларын мичкә куеп пешергән

Баланы интектерү 7 ел дәвам иткән.

Иркутск өлкәсендә яшәүче хатын-кыз үз кызын җәзалый. Ул баланың кулларын мичкә куеп пешерә, ярма өстенә тезләндереп тора.

Усть-Удинский районында яшәүче бу хатынны, үз кызын җәзалауда гаепләп, хөкем итәләр.

Тикшерүчеләр ачыклаганча, 2016-2023 елларда әни кеше баласына физик һәм әхлакый газап китерә. Бала 2009 елда туган. Әнисе аны кыйный, салкын идән астына бикләп тота, кулларын кызган мичкә куя, каты ярмада тезләндереп тота.

Гаиләдәге бу хәлләр турында билгеле булгач, баланы махсус учреждениегә алып китәләр. Әни кешегә җинаять эше ачыла, хәзер аны судка тапшырганнар, диелә хәбәрдә.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

3

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бу Хатынга да шундый ук жэзэ уз баласын жэзэлэгэн кебек точно шулай эшлэргэ кирэк бу хатынны хайван дисэн хайваннар Алай эшлэми тварь нелюд дьявол в обличие человека