Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖ тарихында мөһим вакыйгаларга бай 2024 ел бик тиз үтте

Безнең байлыгыбыз – заводта эшләүче кешеләр.

ПРОИЗВОДСТВОНЫ МОДЕРНИЗАЦИЯЛӘҮ ҺӘМ ТЕХНИК ЯКТАН ЯҢАДАН ҖИҺАЗЛАНДЫРУ

«А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖ тарихында мөһим вакыйгаларга бай 2024 ел бик тиз үтте. Узып баручы елда без предприятие эшчәнлегенең барлык төп юнәлешләре буенча куелган бурычларны уңышлы үтәдек һәм бу, һичшиксез, безнең коллективның казанышы. Ел дәвамында заводта төрле проект һәм билгеләнештәге судноларга нигез салу һәм суга төшерү тантаналары узды, җитәкчеләр составы вәкилләре яңа корабларда флаг күтәрү тантаналарының хөрмәтле кунаклары булды. Казанышларыбызны да игътибарсыз калдырып булмый, алар арасында әһәмиятле вакыйгалар да шактый.…

Яңа елның беренче көнендә 27/16нчы цехта технологик җайланмаларны файдалануга тапшыру тантанасы булды, шулай ук 11нче цехны модернизацияләү кысаларында урнаштырылган яңа котельный җиһазлары тикшерелде.


КҮРГӘЗМӘ ЭШЧӘНЛЕГЕ

2024 ел дәвамында без:

  • Зеленодольск муниципаль районы һәм Зеленодольск шәһәре Советларының уртак утырышында (6 февраль);
  • «ФЛОТ-2024» XII Халыкара хәрби-диңгез салонында (19-23 июнь);
  • «Армия – 2024» X Халыкара хәрби-техник форумында (12-14 август);
  • Машина төзүчеләр көнен бәйрәм итүгә багышланган Татарстан Республикасы Машина төзелеше предприятиеләре продукциясе күргәзмәсендә (4 октябрь) катнаштык.


2024 ел дәвамында предприятиегә эш визиты белән:

  • Россия Федерациясе Президенты вазифасына кандидат В.В.Путинның вәкаләтле вәкиле, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиев (12 март);
  • Кыргызстан Республикасы делегация­се (16 май);
  • Россия Хәрби-Диңгез флоты башкомандующие, адмирал Александр Мои­сеев һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин (11 июнь);
  • Россия тимер юллары хәрәкәте белән идарә итү Үзәк дирекциясе җитәкчеләре делегациясе (1 август);
  • Хәрби-сәнәгать комплексы комиссиясе әгъзалары (28 август);
  • Кадрлар резервы вәкилләре (16 сентябрь);
  • Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе, Россия диңгез коллегиясе рәисе Николай Патрушев һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин (2 октябрь);
  • Кыргызстан Республикасы делегация­се (15 октябрь);
  • Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов (22 октябрь) килде.

2024 елда заводның һәм аның хез­мәткәрләре­нең казанышлары югары бәягә лаек булды:

  • предприятиенең хезмәт династиясе вәкилләре – Ерамасовлар гаиләсенә, Машина төзүчеләр көне кысаларында, дәүләт бүләге бирелде;
  • «Татарстанның данлыклы хезмәт династияләре» республика профсоюзлар Федерациясенең Беренче Май акциясе кысаларында, Әдһәмовлар-Гатиятуллиннарның завод динас­тиясе хөкүмәт бүләкләренә лаек булды;
  • предприятие белгечләренә, Корабль төзүчеләр көне кысаларында, ведомство бүләкләре тапшырылды;
  • предприятие белгечләре шәһәрнең Мактау тактасына кертелде;
  • предприятие ветераннарына «Третий возраст» Спартакиадасында актив катнашканнары өчен Татарстан Республикасы пенсия һәм социаль иминиятләштерү фонды грамотасы һәм Рәхмәт хаты тапшырылды;
  • завод коллективы, гомумшәһәр «Спартакиада-2023» йомгаклары буенча II урын өчен, Зеленодольск муниципаль районы башлыгы, Зеленодольск шәһәре мэры Михаил Афанасьев кулыннан бүләк алды;
  • Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводы яшьләр оешмасы, эшләүче яшьләрнең «Наше время – Безнең заман» XII еллык ачык республика телевизион иҗат фестивале йомгаклары буенча, «Дан минуты» номинациясендә өченче урын өчен Диплом белән бүләкләнде;
  • заводта эшләүче яшьләрнең «Наше время – Безнең заман» республика телевизион иҗат фестивалендә актив катнашканнары һәм эшче һөнәрләренең абруен күтәрүгә керткән өлешләре өчен, завод хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе дипломы белән бүләкләнде;
  • заводның профсоюз оешмасы, «Иң яхшы хокук саклау эше» республика конкурсында «Профсоюз оешмасының иң яхшы хокук саклау эше» номинациясендә I урын өчен, Диплом белән бүләкләнде;
  • «Метеор-2020» «Муса Җәлил» тиз йөрешле пассажир судносы «РФнең иң яхшы 100 товары» төбәк конкурсы лауреаты булды;
  • завод «Россиянең иң яхшы 100 предприятиесе һәм оешмасы» Бөтенроссия конкурсының «Иң яхшы суднолар төзү предприятиесе» номинациясендә җиңүче Мактау дипломын алды;

Яңа ел алдыннан без бигрәк тә вакытның ничек узуын, туганнарыбызның һәм якыннарыбызның ничек кадерле булуын, аларны ничек яратуыбызны ныграк сизәбез. Һәркайсыбыз мөһим вакыйгаларны искә төшерә, шулай ук, Яңа елда барлык игелекле эшләрнең лаеклы дәвамы булыр дип өметләнә.


Безнең байлыгыбыз – заводта эшләүче кешеләр.

Ел дәвамында, «Ел инженеры» Бөтенроссия конкурсының югары бүләкләренә лаек булган хезмәткәрләрне, заводның «Мактау тактасына» кертелгәннәрне, шулай ук, корабль һәм машина төзүчеләр көннәре кысаларында, кораблар төзүгә зур өлеш керткән производство алдынгыларын иң югары дәрәҗәдә бүләкләделәр.

Коллектив килешүендә каралган төп социаль һәм хезмәт гарантияләреннән тыш, заводта ел саен горькийлыларның көнүзәк социаль-көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүне генә түгел, ә социаль юнәлештәге күпсанлы проектларда катнашуны да үз эченә алучы масштаблы социаль программа гамәлгә ашырыла.
Шундый проектларның берсе «Батыр­лык тартмасы» («Коробка храбрости»). Завод коллективы Сәламәтлек саклау учреждениеләрендә һәм хосписларда озак дәваланучы балалар өчен бүләкләр җыю буенча Бөтенроссия хәйрия акциясенә актив кушылды.

2024 елда завод кабат «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясендә актив катнашты һәм беренче сыйныф укучыларына – хезмәткәрләрнең балаларына традиция буенча бүләк тапшыру тантанасын уздырды.

Шәһәрне барлыкка китерүче һәм социаль җаваплы предприятие буларак, без туган шәһәребез тормышында актив катнаш­тык, күпсанлы социаль проектларны һәм программаларны гамәлгә ашыруда ярдәм иттек, балалар бакчаларына һәм мәктәп­ләргә шефлык ярдәме күрсәттек.
Моннан тыш, без урта һәм югары уку йортларында белем алучы яшьләрне үстерүгә юнәлдерелгән мәгариф программаларында һәм проектларында актив катнаштык.

Без студентлар өчен лидерлык, коммуникатив күнекмәләр һәм һөнәри үсеш кебек төрле темалар буенча лекцияләр, мас­тер-класслар, тренинглар, семинарлар үткәрдек.

Заводның Ветераннар советы, Яшьләр һәм Профсоюз оешмалары эшчәнлеге, гадәттәгечә, вакыйгаларга бай.

Горькийлыларның спорттагы казанышлары да күп. Ел дәвамында волейбол, футбол, өстәл теннисы һәм спортның башка төрләре буенча завод беренчелекләре уздырылды. Предприятие хезмәткәрләре, һәрвакыттагыча, бик актив катнашты, шәһәр һәм федераль спорт ярышларында җиңү яулады.

Кадерле дуслар!
Киләсе ел сезнең һәм якыннарыгыз өчен игелек, уңышлар һәм иҗат йолдызы астында узсын, ул шатлыклы вакыйгаларга һәм югары казанышларга бай булсын. Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, иминлек, күңел җылысы һәм муллык телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев