Александр Филиппов: «Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре йөрәкләребезне җылы шатлык белән тутырсын»
Хөрмәтле яшел үзәнлеләр! Кадерле дуслар! Илебездә иң яраткан һәм күркәм ике бәйрәм – Яңа ел белән Раштуа якынлаша.
Әлеге бәйрәмнәр алдыннан «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖнең меңнәрчә кешелек коллективы һәм шәхсән үз исемемнән сезне чын күңелдән котлап, бусагада басып торган яңа 2025 елның иң матур теләк-хыялларыгызны тормышка ашырырга мөмкинлек бирүен телим.
Узып баручы 2024 ел җиңел булмады, әмма без аны лаеклы нәтиҗәләр белән йомгаклыйбыз. «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖ тотрыклы үсеш курсын дәвам итте һәм бу безнең профессиональ команданың, партнерларыбызның уртак казанышы. Без барыбыз да бер максатка эшләдек, һәрберебезнең уңышларына уртак җиңү буларак сөендек һәм бер-беребезгә авырлыкларны җиңәргә ярдәм иттек. Бердәм эш нәтиҗәсендә, узып баручы елда эшчәнлекнең барлык төп юнәлешләре буенча куелган бурычларны уңышлы үтәдек. Без яңадан җитештерү базасын техник яктан яңарту һәм модернизацияләү буенча гаять зур эш башкардык, стратегик мөһим инновацион проектлар булдырдык һәм гамәлгә керттек.
Шәһәр барлыкка китерүче һәм социаль җаваплы предприятие буларак, без барлык социаль программалар буенча йөкләмәләрне үтәдек, шулай ук шәһәр һәм республиканың масштаблы чараларында актив катнаштык. Мәдәни, спорт, мәгариф һәм экологик проектларга ярдәм иттек. Иҗтимагый оешмаларга һәм волонтерларга хәйрия акцияләрендә булыштык.
Узып баручы елда, махсус хәрби операция кысаларында, мобилизацияләнгән сугышчыякташларыбызга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү безнең өчен өстенлекле юнәлеш булып калды. Бу мөһим һәм кирәкле эшкә үз өлешен керткән һәркемгә аерым рәхмәт белдерәсем килә.
Кадерле дуслар! Узып баручы елга йомгак ясап, һәрберегезгә тырыш хезмәтегез, профессиональлегегез, максатчанлыгыгыз һәм уртак эшкә җаваплы каравыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Ышанам ки, яңа 2025 елда без предприятиебезне үстерүгә, Татарстан Республикасының һәм тулаем илебезнең чәчәк атуына юнәлдерелгән алга таба хәрәкәтне дәвам итәчәкбез.
Ихлас котлау һәм рәхмәт сүзләрен хәрби вахтада торучы, илебезнең милли мәнфәгатьләрен яклаучы, аның иминлеген ныгытучы, махсус хәрби операция зонасында булган һәркемгә юллыйсым килә. Якыннарыннан һәм туганнарыннан аерылуны батырларча кичергән гаиләләргә аерым баш иябез. Без сезнең белән бергә геройларыбызның исән-сау өйгә кайтуларын көтәбез.
Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре йөрәкләребезне җылы шатлык белән тутырсын, күп бәхетле мизгелләр бүләк итсен, һәр йортка тынычлык һәм иминлек китерсен. Нык сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар!
Александр ФИЛИППОВ, «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖ генераль директоры
Реклама хокукында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев