Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Ак Барс» Суднолар төзү Корпорациясе» АҖ предприятиеләре арасында һөнәри осталык бәйгесе үткәрелде

Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне алдыннан «Ак Барс» Суднолар төзү Корпорациясе» акционерлык җәмгыятенә керә торган предприятиеләр арасында «Машина йөртүче» һөнәре буенча һөнәри осталык конкурсы үткәрелде.

Әлеге бәйгедә Яшел Үзән, Казан, Яр Чаллы, Санкт-Петербург, Керчь шәһәрләренең җиде предприятиесеннән 14 кеше катнашты.

Конкурс 4 этаптан торды: тиз йөрешле маневрлау, көпчәкне алыштыру, юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү, автомобильгә «капкан утны» сүндерү.

Киеренке көрәш нәтиҗәләре буенча
«Юл хәрәкәте кагыйдәләрен иң яхшы белүче» номинациясендә:

  • 1 урын – Козенко Денис Викторович, Б.Е. Бутома исемендәге суднолар төзү заводы, Керчь шәһәре,
  • 2 урын – Хәлиуллин Руслан Акрамович, «Ак Барс» Суднолар төзү Корпорациясе», Яшел Үзән шәһәре,
  • 3 урын Санкт-Петербургның «Морские комплексные системы» вәкиле Бородкин Александр Игоревичка бирелде.

Шәхси зачетта:

  • 1 урын – Биктимеров Ринат Фердинандович, Яшел Үзән проект-конструкторлык бюросы, Яшел Үзән шәһәре.
  • 2 урын – Ефремов Максим Юрьевич, А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы, Яшел Үзән шәһәре.
  • 3 урын – Хәлиуллин Руслан Акрамович, Ак Барс судлар Корпорациясе, Яшел Үзән шәһәре.

Команда зачетында:

  • 1 урын – Яшел Үзән проект-конструкторлык бюросы, Яшел Үзән шәһәре.
  • 2 урын – А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы, Яшел Үзән шәһәре.
  • 3 урын – «Электроприбор» Казан заводы, Казан шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев