Айдар Галимов: «Зилә теккән беренче күлмәкне киеп җырлаганымны әле дә хәтерлим»
Әңгәмә.
– Айдар абый, элек сез тормыш иптәшегез Зилә ханым белән “Заһир-Галия” дуэтын башкарган идегез. Аны нигә сәхнәгә чыгармадыгыз, җырлатмадыгыз?
– Дөресен әйткәндә, җырлатмадың дигән сүз дөрес булмый инде, мин аңа беркайчан да җырлама дип әйтмәдем. Зилә үзе дә беркайчан омтылмады ул. Ул һәрвакыт “гаилә учагын кемдер җылы тотарга тиеш, балаларны кемдер карарга тиеш” дия килде. Без бит кайчандыр сәхнәдә таныштык. Уфа автотранспорт техникумының сәхнәсендә җырлап танышып кавышып киткән кешеләр без. Сәнгать, сәхнә юлы буйлап китәрбез дип уйламаган да идек. Тормыш шушы юлга алып кереп китте. Икебез дә кереп китәргә мөмкинлек тә юк иде. Гаиләнең беренче адымнар ясаган вакытында алай мөмкин дә түгел. Бергә чыгып китсәң, икенче төрле булыр иде.
Зиләнең беркайчан җырлыйсым килә дип әйткәне булмады. Сабыр кеше булды ул. Киң җәмәгатьчелек, публика алдына чыгуны да бик яратып бетерми кебек. Безнең гаиләгә бер артист та җитә дип әйтә иде. Хәзер алай дип әйтә алмый инде: Айгизә кызым да сәнгать юлын сайлап, шушы юлдан китеп бара. Шуңа көлешеп тә куябыз. Олы кызым тормышта, телевидениедә эшли. Улымның музыкага сәләте бар, әлбәттә. Тормыш күрсәтер, ничек булыр әле.
– Хуҗалык эшләрендә булышасызмы сез? Хатыныгызга ашарга пешерү һәм башка эшләрдә ярдәм итә аласызмы?
– Ашарга пешерү ягыннан бик мактана алмыйм шул. Аны әйткәнем дә бар. Зилә минем шул тиклем оста пешерә, ул мине беркайчан да плитә янына бик якын китермәде. Ә хуҗалык эшләрендә мин бернидән дә тартынып тормыйм, барысын да эшлим. Кирәк икән бакчада, хәзер үз өем белән яши башладым, анда да эшләр күп. Мин бит авыл баласы. Утынын да ярдык, печәнен дә чаптык, карын да көрәдек. Бер дә әйткәнем юк иде: иң яраткан эшем нәкъ менә кар көрәү минем. Кар яуса, беренчедән физкультура, икенчедән, саф һава, өченчедән, ул эш һәрвакыт күренеп бара (көлә).
– Концертларга кием сайлаганда кем белән киңәшләшәсез?
– Кием сайлау - үзе бер зур эш. Концерт костюмнарын программага туры китереп эшләргә тырышабыз. Биюләр, постановкалар белән гармония булырга тиеш бит. Костюмнар буенча художниклар юкка гына чакырылмый инде. Зиләнең дә миңа тегеп биргәне бар. Беренче елларны еш кына Зилә тегә иде. Ул теккән беренче күлмәкне киеп җырлаганымны әле дә хәтерлим. Миңа калса, Зиләнең костюмнар буенча зәвыгы әйбәт. Нәзакәтле зәвык бар аңарда. Ул еш кына “Модный приговор”ны карый. Төрле җырчыларның стильләрен карап барып, миңа кайвакыт киңәшләр биргәне бар, тәнкыйтьләгән чаклары да бар.
(Кыскартып алынды)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев