Яшел Үзән районының 52 нче «Мира детства» балалар бакчасы педагоглары Бөтенроссия «Хезмәткә һәм оборонага әзер» физкультура-спорт комплексының сынауларын уңышлы үтеп, лаеклы ГТО билгеләренә ия булды.
Тизлек, көч, сыгылмалылык һәм чыдамлык таләп иткән сынауларны алар зур тырышлык белән башкарып чыкты.
Балаларга сәламәт яшәү рәвешенең мөһимлеген үз үрнәкләрендә күрсәткән тәрбиячеләребезне котлыйбыз! Нык сәламәтлек, күтәренке кәеф һәм яңа уңышлар телибез!
ГТО тестлаштыру үзәге җитәкчесе Марат Халитов
Нет комментариев