Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

52 ел элек югалган кызны исән-сау килеш тапканнар

***

Британиядә 50 ел элек югалган кызны тапканнар, ул исән-сау. 

16 яшьлек Шейла Фоксны эзләү кабат полициягә мөрәҗәгать килгәч яңартыла. Борынгы фотоны полиция тарата, шуннан соң югалган кешене иң озак эзләү буенча эш ачыла.

Шейла Фокска хәзер 68 яшь, ул 1972 елда Ковентри шәһәрендә югала. Ул ата-анасы белән яшәгән, бер ир-ат белән мөнәсәбәтләре булган, дип уйлыйлар. Полиция аны, башка районга киткән, дип фаразлый.

Узган якшәмбе полиция бу хатынны эзләү турында кабат хәбәр тарата. Фото социаль челтәрләрдә чыккач, берничә сәгатьтән Фоксның исән булуы ачыклана. Ул илнең башка өлешендә яшәгән.

Рәсми расланганча, озак вакыт югалган булып саналган 68 яшьлек хатын белән сөйләшүләр дә булган инде.

«Уэст-Мидленд тарихында кеше югалу турында иң озак тикшерүләрнең берсе тәмамлануын хәбәр итәбез. Тикшерүчеләр Шейланың югалган вакыттагы бердәнбер фотосын табып, социаль челтәрләргә куйды. Берничә сәгать узгач, команданы аңа китерә торган белешмә алдык», – дигәннәр полициядә.

Тикшерүчеләрнең берсе сүзләренчә, алар бөтен дәлилләрне караган. «Без Шейланың фотосын таптык. Без – офицерларның зур булмаган командасы. Югалган һәр кешенең үз тарихы бар, алар белән ни булганын гаиләсе һәм дуслары белергә тиеш, кабат кавышырга тиеш, дип өметләнәм», – ди ул.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев