49 яшьлек хатынның кулында пиротехника шартлаган
Бәйрәм ялларында Татарстанда пиротехника кулланганда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәгән аркасында 3 кеше зыян күргән.
Шуларның берсе – 12 яшьлек бала. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары Максим Трущин Хөкүмәт йортында узган брифингта сөйләде.
Максим Трущин әйтүенчә, пиротехника кулланганда куркынычсызлык кагыйдәләре турында кат-кат искә төшерелеп торса да, саксызлык күрсәтүчеләр табыла. Әйтик, бер ир-ат, өй янында салют аттырырга теләп, күзеннән мәхрүм кала язган. “Салютны тиешенчә беркетмәгән аркасында, аның очкыннары төрле якларга таралган. Янгын чыкмасын дип, ир-ат салютны борып куймакчы булган, шунда аның бер очкыны күзенә эләккән. Күзлеге булмаса, җәрәхәт белән генә чикләнмәс тә иде”, – дип сөйләде Трущин.
Ә 31 декабрьдә Казанда 49 яшьлек ханымның кулында пиротехника шартлаган. Шартлаткычны вакытында тотып атмыйча, ике кулы да җәрәхәтләнгән.
Кемдер ташлаган шартлаткыч аркасында 12 яшьлек бала да зыян күргән. “Баланың әнисе тиз арада ашыгыч ярдәм чактырткан. Нәтиҗәдә, бала пиротехника эшләнмәсеннән җиңел дәрәҗәдә җәрәхәт алган”, – дип сөйләде Максим Трущин.
Бәйрәм ялларында республикада тиешсез урыннарда пиротехник эшләнмәләр кулланган өчен 14 административ беркетмә төзелгән.
Фото: Mash Iptash | Мэш Иптэш
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев