Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

31 март көнне Яшел Үзәннең 5 нче гимназиясендә күренекле язучы Афзал Шамов укулары үтте

Әлеге укуларны Татарстан Казан (Идел буе) федераль университеты , Фәннәр академиясе, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, Әдәбият һәм сәнгать институты, Казан федераль университетының филология һәм сәнгать институты, ТР Мәгарифне үстерү институты, Татарстан Язучылар союзы, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф идарәсе, Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районының гомумбелем муниципаль бюджет учреждениесе 5нче гимназиясе оештырды.

Укулар онлайн-форматта Zoom платформасында узды.

Анда мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү йортларының урта һәм әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр, гомумбелем бирү мәктәп укучылары (2-11 сыйныфлар), училище, көллият, лицей, югары уку йорты студентлары катнашты.

Секцияләр:

Иң матур шигырь.

Мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү йортларының урта һәм әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр өчен яшь шагыйрь һәм шагыйрәләрнең шигырьләрен сәгатьле итеп яттан сөйләү (Гүзәл Закирова, Гөлназ Газизова, Азат Миргаязов, Алсу Сәләхова, Ләйлә Хәбибуллина, Эльнар Байназаров, Ленар Шәех, Гүзәл Галләмова, Рифат Сәлах, Алмаз Гыймадиев, Йолдыз Миңнуллина, Айгиз Баймөхәммәтов, Рөстәм Галиуллин, Рүзәл Мөхәммәтшин, Халисә Ширмән, Эльмира Җәлилова, Илсөяр Шиһапова, Айсылу Имамиева, Фәнил Гыйләҗев).

Афзал Шамов мирасы (9-11 сыйныфлар).

Тау ягы, нинди мәһабәт син!
Тау ягына караган география, биология, химия, физика өлкәләрендә фәнни-тикшеренү эшләре - 5-8 сыйныфлар.

Татарстан Республикасы сәнгать әһелләр иҗаты (8-11 сыйныфлар).

Афзал Шамов әсәрләре төрле телләргә тәрҗемәдә (7-9 сыйныфлар)

Укуларда Республикабызның Апас, Арча, Балтач, Казан шә hәре, Яшел Үзән балалар бакчалары, мәктәпләре, шулай ук Курган өлкәсенең Мансур, Кызылбай, Юлдус мәктәпләре, Чувашия Республикасыннан Батыр мәктәбе катнашты.

Арча педагогик көллияте студентларының эшләре галимнәр тарафыннан югары бәяләнде.

Шулай ук Казан нефтехимия көллияте студентлары эшләренә дә югары бәя бирелде.

Укуларда җиңүчеләр билгеләнде. Аларга Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраhимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Казан (Идел буе) федераль университеты дипломнары тапшырылачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев