Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

23 сентябрьгә һава торышы

23 сентябрьдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы була. Явым-төшем ихтималы аз.

Җил төньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә исә, шулай ук 14 метрга кадәр көчәергә дә мөмкин. Төнлә һава температурасы 0..+5 градус, туфракта 0..-2 градуска кадәр кырау, ә көндез +10..+15 градус көтелә.

Кимүче ай. Ай Кысла йолдызлыгында.

Агачларны һәм куакларның картайган ботакларын кисеп алырга, яңаларын утыртырга уңышлы көн. Шулай ук агач кәүсәләрен агартырга, кимерүчеләрдән саклык чараларын күрергә кирәк. Гөмбә авырулары булган яфракларны җыеп ягарга. Күпьеллык чәчәкләрне һәм җиләкләрне кышка каплап куярга. Гладиолус һәм дәлия, хризантемаларны казып алырга. Кәбестәне, яшеллекне һәм баланны җыярга була.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев