Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

2020 елда Татарстанның барлык районнарында гериатрик кабинетлар булачак

Республикада өлкән яшьтәге кешеләрне кабул итү өчен өстәмә 37 кабинет ачу планлаштырыла.

2020 елда Татарстанның барлык районнарында өлкән яшьтәге гражданнарны кабул итү кабинетлары эшләячәк. 37 гериатрик кабинет (олы яшьтәгеләргә хас авыруларны кисәтү һәм дәвалау) ачу планлаштырыла, дип хәбәр итте ТР хезмәт министры урынбасары Юлия Абдреева. Моннан тыш, быел социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ булган пенсионерларның кимендә 12 процентын озак вакыт карау системасын колачлау планлаштырыла. Бу 2,7 мең кеше дигән сүз.

“2020 елда бу эш нәтиҗәләре буенча безнең өлкән яшьтәге гражданнарның тормыш дәрәҗәсе сизелерлек артыр дип өметләнәбез. Һәм без гомер озынлыгы буенча билгеләнгән индикаторларны үтәячәкбез. Димәк, безнең оешмаларның һөнәри составы да артачак», - дип билгеләп үтте нотыкчы. Гериатрик ярдәм кабинетлары Татарстанда «Демография» милли проектының «Өлкән буын гражданнарына системалы ярдәм күрсәтү һәм аларның тормыш сыйфатын күтәрү» региональ проектын гамәлгә ашыру, шулай ук «Гериатрия» профиле буенча медицина ярдәме системасын үстерү кысасында оештырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев