Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

15 март – Бөтендөнья кулланучылар хокукын яклау көне

​​​​​​​Ел саен, 15 мартта Халыкара җәмәгатьчелек  Бөтендөнья кулланучылар хокукын яклау  көнен билгели.

Быел  аның девизы:  «Trusted Smart Products» – Санлы дөнья: ышанычлы смарт-җайланмалар”.

Дөньяда  хәзер 23 миллиардтан артык смарт-җайланма исәпләнеп,  ул халык санын өч тапкыр артып китә. Татарстан Республикасында  ел саен сатып алынган әлеге җайланмаларга карата дәгъвалар туып тора. Хокукый грамоталары булмау сәбәпле кулланучылар  үзләренең хокукын яклый алмый. Шул сәбәпле әлеге көн кысасында төрле чаралар үткәрелә. Әйтик, мәктәпләрдә лекцияләр, зур сәүдә нокталарында кулланучылар өчен консультацияләр, дегустацияләр, түгәрәк өстәлләр оештырыла. Аларда сыйфатсыз товарлар сатып алганда үз хокукыңны ничек якларга да өйрәтәләр.

Бу чаралар 12 марттан башланып та китте инде. Ә 15мартта кибетләрдә  Яшел Үзән икмәк комбинатларының продукциясенә, казылыкларга дегустацияләр уздырыла.

Шулай ук  13 мартта Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегендә  һәм Роспотребнадзор да “кайнар линия” эшләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев