Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

100 яшьлек Гайшә Ганиева тавыш бирде

Олы Ачасырның иң өлкән акъәбисе, быел җәен 100 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Гайшә Мөхәммәтяри кызы Ганиева республикабызда баручы мөһим вакыйгада катнашып, гражданлык бурычын үтәде.

СөбеһанАллаһ, 100 яшендә булса да, Гайшә әби үз акылында, алай гына да түгел, телевизор карап, республика һәм илебез яңалыкларыннан хәбәрдар булып яши, рәхәтләнеп газета укый. Татарстаныбызның бүгенге язмышына һәм киләчәгенә битараф түгел. 
Сайлау участогына барып, тавыш бирергә мөмкинлеге булмаганга, участок комиссиясе әгъзалары Гайшә әбинең өенә килде. 

- Шөкер әле мин, Ходай сәламәтлегемнән генә аермасын. Ничек инде шушындый сәяси чарадан читтә каласың?! Үзем инде яшисен яшәдем, шулай да яшь буынның киләчәге өчен борчылам. Гомерем буе дин тоттым, бүгенге көндә дә намазымны, уразамны калдырганым юк. Дин тотканга Ходай миңа сәламәтлекне дә, гомерне дә бирә. Сез дә дин тотыгыз, барысы да яхшы булыр, – дип нәсыйхәтен дә җиткереп куйды һәм өйгә килүләре өчен рәхмәтен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X