Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Шәһәребездә Бөтендөнья татар конгрессы, «Ак калфак» төбәк иҗтимагый оешмасы Яшел Үзән хакимияте һәм мәгариф идарәсе белән берлектә оештырылган форум узды

Бөтендөнья татар конгрессы, «Ак калфак» төбәк иҗтимагый оешмасы, Яшел Үзән хакимияте һәм мәгариф идарәсе белән берлектә, «Халкыбызның көче – аның атак­лы кешеләрендә, милләттәшләребездә» дип исемләнгән күчмә форум узды.

10 төбәктән, республикабызның 23 районыннан, Казахстан һәм Кытайдан килгән ак калфаклылар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының Яшел Үзән районындагы эшчәнлеге белән танышты.

Яшел Үзәннең «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе, Осиновоның С.К.Гыйматдинов исемендәге татар гимназиясе директоры Гөлинә Саттарова кунакларны үзе җитәкләгән уку йортында каршы алды. Быел 1 сентябрьдә укучылар уку елын яңартылган бинада башлады. Гимназияне, чынлап та, танырлык түгел. Үзгәрешләр искиткеч! Заманча, якты төсләргә буялган, диварларын татар телендә язылган канатлы сүзләр бизәгән бу уку йортында белем алучыларга кызыгып кайттык. Хәтта шахмат уйнарга өйрәнү өчен махсус зал бүлеп бирелгән.

– Шушы бинага 1976 елда нигез салына, 1994 елда татар мәктәбе итеп үзгәртелә. Ул вакытларда йорт саен татар балаларын үзләренә укырга чакырып йөргән булсалар, хәзер андый мәсьәлә юк.

– Гимназиядә 462 укучы белем ала. Сездә укыйк әле, дип сорап килүчеләр бик күп, урын гына җитми. Татар телендә уку – бердәм дәүләт имтиханын уңышлы тапшыруга берничек тә комачауламый. Балаларыбыз өч телдә иркен сөйләшә. Чөнки бездә мультилингваль укыту-тәрбияләү проекты эшли. Коллективым – көчле, укучыларыбыз – акыллы, әти-әниләребез ярдәмчел, дип, горурланып әйтәм, – диде Гөлинә Саттарова, кунак­ларны гимназия эшчәнлеге белән якыннан таныштырып.

Күчмә форумда катнашучылар икенче тукталыш итеп, Кече Шырданга юл тотты. Кунаклар Каюм Насыйриның кендек каны тамган нигез урынында булды, ул йөргән сукмак­лардан атлады һәм татар дөньясына бөек мәгърифәтчене биргән авылга баш иеп китте.

Милли тәрбия гаиләдән һәм балалар бакчаларыннан башлана. Бу юнәлештә Яшел Үзән мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре уңышлы эш алып бара. «Чишмә» һәм «Йолдызлык» балалар бакчаларында оештырылган сыйныфтан тыш чараларны ак калфаклылар яратып карады. Шулай ук, мәдрәсә каршындагы мөселман балалар бакчасы эшчәнлеге белән дә якыннан танышты.

М.Ломоносов исемендәге 18нче лицейда оештырылган күргәзмә дә кунакларны битараф калдырмады. Норлат «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Роза Ягудина, мәсәлән, «Халык фронты» штабында махсус хәрби операциягә егетләребезгә әзерләнгән гуманитар ярдәмне күрсәтте. Василь­ево бистәсеннән милли ядкарьләребез булып сакланучы чигүле сөлгеләр, Акъегеттән кул эшләре алып килгәннәр. Күзлек кими генә урындык җәймәләре бәйләүче 88 яшьлек Сания апа Гафиятуллинага да сокланмаган кеше калмагандыр. Яшел Үзәндә яшәүче күп балалы Нуруллиннар гаиләсе «Тәрбияле бала – гаилә көзгесе» дип исемләнгән чыгышларын тәкъдим итте. Әлеге күргәзмәне әзерләүчеләр төрле өлкәләрдә хезмәт куя, кайберләре лаеклы ялда, әмма аларны бер уртак юнәлеш – халкыбызга хезмәт итү, телебезне, гореф-гадәтләребезне сак­лау, онытыла барган йолаларыбызны кайтару берләштерә…

Язманың дәвамын «Яшел Үзән» газетасының №38 (27 сентябрь, 2024 ел) санында укырга мөмкин.

Тулы ФОТОРЕПОРТАЖ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев