Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел үзәнлеләргә киңәш: соцпакеттан баш тармавыгыз хәерле

Соцпакет 3 өлештән тора:

- барлык даруны да бушка алу;
- шифаханәләргә юллама;
- шәһәр һәм шәһәр яны транспортында йөрү хокукы.
- Әгәр дә инвалид 2017нче елда «соцпакеттан» файдаланырга тели икән, 2016нчы елның 1 октябрена кадәр районның пенсия фондына килеп, гариза язарга тиеш. Соцпакет алучыларга исә 2017нче ел өчен яңадан гариза язарга кирәкми.
- Әгәр дә инвалид соцпакеттан баш тартырга тели икән, шулай ук пенсия фондына гариза яза ала. Ләкин «кире кагуны» белдереп гариза язганчы, башта ныклап уйларга киңәш итәбез. Чөнки кешегә инвалидлык авыртуы буенча бирелә, ә авырган кеше дарусыз тора алмый. Бигрәк тә шикәр диабеты, бронхиаль астма, яман шеш белән авыручылар, психикасы какшаган кешеләр. Бу категория авыруларны дәвалау өчен кулланыла торган дарулар иң кыйммәтлеләре 3-5 мең сумнан 350-400 мең сумга кадәр тора (бу әле ярты елга гына исәпләгәндә). Башка елларның эш нәтиҗәләреннән күренгәнчә, быел да соцпакеттан баш тарткан инвалидларның көн саен диярлек авыртулар көчәеп яки яңа чирләр килеп чыгып, бик кыйммәтле дарулар кирәк булган очраклар күп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев