Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел үзәнлеләр «Алтын каләм» балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугатының XXVI республика фестивалендә катнаша

Сергей Устинов һәм Елизавета Крючкова бөтен Татарстаннан булган егет-кызлар арасыннан катгый сайлап алу турын узып, берничә көнгә медиа дөньясына чумачак. Аларга тәҗрибәле остазлар белән эшләү, кыйммәтле белем үзләштерү һәм бик күп якты тәэсирләр алу бәхете елмая.

Ачылу тантанасында фестивальгә нигез салучыларның берсе - Римма Ратникова катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.

- Без бу фестивальне бик яратабыз, мин сезне – катнашучыларны да бик яратам. «Алтын каләм" - тормышымның мөһим өлеше. Нәкъ менә ул талантлы яшь журналистларга юнәлеш бирә. Монда биш көн иҗат итүегез сезгә шатлык китерсен!

Балалар инде кураторлар белән танышырга өлгерде, үгет-нәсихәт алды һәм биремнәргә кереште.

Сергей һәм Елизавета, сезгә уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X