Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә яңа сквер ачылды

Ул Мирный микрорайонында урнашкан.

Ачылу тантанасында Яшел Үзән районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ильяс Ганиев @ganiev1972 һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Рузилә Тимергалиева катнашты.

Ильяс Рәсим улы бәйрәм кунакларын Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән сәламләде:

- Минемчә, бу башлангыч безнең шәһәрдә барлык участок милекчеләре, бизнес-җәмәгатьчелек өчен яхшы үрнәк булачак. Әгәр һәркем үз балансында булган җирне төзекләндерсә, без, чыннан да, скверлар һәм парклар шәһәре булачакбыз.

Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыруга битараф булмаган мөнәсәбәте һәм яңа иҗтимагый киңлек булдырганы өчен Рузилә Тимергалиева Яшел Үзән районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Скверны ачу тантанасы агач утырту белән тәмамланды.

ЯҮМР матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев