Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган күчмә киңәшмә узды

Татар мәдәниятен таратуда теле-күперләр ярдәмгә килә.

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган эшлекле сәфәр Яшел Үзәндә ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев җитәкчелегендә узды. Анда Биектау, Әтнә, Питрәч районыннан килгән делегатлар да катнашты.

Кунаклар иң беренче шәһәрнең 1нче лицеенда булып, китапханә һәм күпмилләтле мәктәп тарихы музее белән танышты.

 

“Тормышта физика һәм математика юнәлешендәге уңышлар гына мөһим түгел, ә иң мөһим бурычыбыз матур телебезне саклау дип, лицеистларга һәрвакыт әйтә киләбез. Без эшне берничә юнәлештә алып барабыз һәм шәһәребез тарихын, аның күренекле кешеләрен урап уза алмыйбыз. Аларның биографияләрен өйрәнеп, аралашып, очрашулар үткәреп, укучылар нәтиҗәдә проектлар ясый. Каюм Насыйри музее белән актив элемтәдә торабыз”, - дип сөйли лицей директоры Светлана Кудрявцева.

 

“Йолдызлык” прогимназиясенең телләрне өйрәнүнең үз программасы бар. Быел алар Россия Федерациясе шәһәрләре арасында "Мәдәни күперләр" проектын гамәлгә ашыра башлаган. Аның ярдәмендә Ижау, Самара, Киров балалар бакчалары белән теле-күпер ярдәмендә элемтәгә чыккан. Максатлары башка шәһәрләр белән дуслык элемтәләре булдыру, татар мәдәниятен ныгыту, традицияләрен, милли уеннарын, бәйрәмнәрен популярлаштыру. Алга таба Санкт-Петербург, Краснодар, Владимирда яшәүче коллегалары белән дә элемтәгә чыгачаклар. Бу алымны кунаклар да югары бәяләде.

Киләсе тукталышта “Яшел Үзән музыка театры” үз ишекләрен ачты. Биредә кайбер спектакльләрдән костюмнар күргәзмәсе оештырылган иде. Шулай ук татар фольклоры мотивлары буенча куелган “Айлин һәм Данияр” мюзиклыннан өзек тәкъдим ителде.

 

“Коллективыбыз күп милләтле һәм спектакльләребез дә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган. Безнең театрның репертуарында республикабызда яшәүче халыкларның мәдәнияте, традицияләре тәкъдим ителү белән горурланабыз. Рәхәтләнеп татар, рус, чуаш, мари, хәтта фин телләрендә җырлыйбыз”, - дип сөйли җитәкчеләре Елена Антонова.

 

Горький исемендәге мәдәни үзәктә делегатларны район учреждениеләре әзерләнгән күргәзмә каршы алды. Олы Ачасырда урнашкан Каюм Насыйри исемендәге архитектура-этнография комплексы хезмәткәрләре район җирлегендә үскән шифалы үләннәрдән чәй тәкъдим итте. Музей кызлары аны нәкъ менә Каюм Насыйри рецепты буенча әзерләгән.

 

- Яшел Үзәнгә якын булганга гына түгел, ә бик күп позицияләр буенча динамик төстә үскән район буларак та еш киләбез. Мәгариф, мәдәният учреждениеләрендә булдык һәм күргәннәрдән канәгать калдык. Аеруча “Йолдызлык” балалар бакчасында кулланылучы теле-күпер проектын билгеләп үтәр идем. Бәлки мондый алым башка районнарда да бардыр, тик моңа кадәр күрмәгән идек. Шулай ук Каюм Насыйри язып калдырган рецептлар буенча әзерләнгән чәйне югарырак дәрәҗәгә күтәреп, рестораннарда тәкъдим итәргә кирәктер. Бу хакта уйлашырбыз, - дип фикерен җиткерде Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев.

 

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган “түгәрәк өстәл”дә шулай ук Яшел Үзән район башлыгы Михаил Афанасьев, Мәгариф һәм мәдәният министрлыгы, Татарстан халыклары Ассамблеясе вәкилләре, укытучылар катнашты.

Яшел Үзәндә мәгариф оешмаларында һәм мәдәният учреждениеләрендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге кысаларында эшне оештыру турында район

Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Денис Лулаков сөйләде. Район һәм шәһәрдә төрле милләт балалары укый. Шулай булса да, милли сыйныф ачу ихтыяҗы юк. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рәисә Афанасьева җиткерүенчә, алар район буенча сибелгән, бигрәк тә Осиновоның С.К.Гиматдинов исемендәге гимназиядә белем алучылар саны күп. Яшел Үзәндә Якшәмбе мәктәбенең булмавы да исәпкә алынды, моның буенча алга таба эшләү бурычы куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X