Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә район Башкарма комитеты җитәкчесе Ильяс Ганиев рәислегендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча планнан тыш комиссия үткәрелде

Ашыгыч киңәшмә өчен уздыру өчен узган атнада булган юл-транспорт һәлакәте сәбәп булды.

Исегезгә төшерәбез, аның барышында 5 яшьлек бала һәлак булды. ЮХИДИ хезмәткәрләре Яшел Үзән районы Башкарма комитеты, мәгариф идарәсе һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ җитәкчелеге белән берлектә һәлакәтнең сәбәпләрен анализладылар һәм аларны булдырмау өчен карарлар эшләнде.

Бүгенге көндә районда балалар травмасы арту күзәтелә, балалар катнашында 7 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, аларда 8 бала тән җәрәхәте алган һәм 1 бала һәлак булган.

Хөрмәтле яшел үзәнлеләр, юлларда сак булырга, балаларны караучысыз калдырмаска һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре турында истән чыгармаска тырышыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев