Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә “Мәктәпкә җыенырга булыш!” акциясе башланды

Чынлап та бу дулкынландыргыч көнне кем генә хәтерләми икән?!

Һәммәбезнең дә йөрәгенә уелып калгандыр ул, чөнки беренче сыйныфның 1 сентябре - гомердә бер генә була. Бу дата ел саен килә анысы, тик андый көтеп алынганы, шундый татлы тойгыларга бае - бүтән кабатланмый.

Баштан-аяк өр яңадан киенеп, дулкынланудан тирләп чыккан учларыңа кысып чәчәк бәйләме тотып, аркаңдагы өр-яңа әсбаплар салынган өр-яңа портфелеңнең авырлыгыннан рәхәтлек тоеп атлаганда синнән дә зур, синнән дә "важный" кеше юк кебек. Тик, кызганычка, кайбер ата-аналар өчен баланы мәктәпкә җыю - проблема. Болай да очын-очка ялгап (кай вакытта ялганмый да әле) яшәгәндә, уку кирәк-яракларының, киемнәрнең бәясен күргәч, артыңа утырасың, билләһи! Ә бит һәр бала белем йорты бусагасын тиешенчә җыенып атлап керергә лаек! Шул хакыйкатьне күз уңында тотып, республикабызда менә инде дүрт елдан бирле күркәм традициягә әйләнгән "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясе уздырыла. Аның кысаларында, аз керемле гаиләләрнең булачак беренче сыйныфлыларын уку өчен кирәк-яраклы итү тора. Әлеге хәйрия ярдәменә букча, кирәкле әсбаплар комплекты салынган портфель керә. Иң бәхетлеләренә, предприятиеләр, оешмалар исәбеннән, мәктәп һәм спорт формасы сатып алу өчен өстәмә мөмкинлек бирелә. Акция Яшел Үзән балаларын да читләп үтмәде.

Гөлнара Вәлиева

Язманың тулы вариантын һәм фотоларны газетаның киләсе саныннан укый һәм күрә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев