Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә «Халыкара балаларны яклау көне» уңаеннан бәйрәм маршруты

Бүген Халыкара балаларны яклау көнендә шәһәрдә күп бәйрәм чаралары оештырылачак.

Горький исемендәге мәдәният сарае каршында 17 сәгатьтә "Исәнме, җәй!" дип исемләнгән бәйгеләр һәм күңел ачу программасы булачак. Бәйрәм 18 сәгатьтә үзәкнең зур залында "Балачак шатлыгы" исемле концерт белән дәвам итәчәк. Шул ук вакытта Яшел Үзән музыка театрында "Экстрим" хореография коллективының балалар өчен шоу-программасы күрсәтеләчәк.

Тарих-мәдәни мирас музеенда 15тән 19 сәгатькә кадәр төрле чаралар оештырылачак.

Мирный бистәсендә дә программа балаларны сөендерәчәк. 16 сәгать 30 минутта "Атмосфера" кафесында балалар бәйрәме, 17 сәгатьтә "Алые паруса" балалар сәнгать йорты каршында күңел ачу программасы көтелә.

Барлык мәйданнарда да иң активларны файдалы һәм тәмле бүләкләр көтә. Килми калмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев