Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән – үсеш территориясе (2нче кисәк)

Биредә эшләүчеләргә өстенлекләр Эшмәкәрләр үзләренең бизнесын үс­те­рү өчен дәүләт бюджеты акчасына салынган инфраструктурадан файдалана;

«Бер тәрәзә» системасы дәүләт органнары белән мөнәсәбәтләрне гадиләштерә;
Салымнарга ташламалар каралган. Табышка салым, мәсәлән, 20 процент урынына 15 кенә. Милек, җир һәм транспорт салымнарыннан азат ителү;

Яңа эш урыннары булачак
Бүгенге көнгә аерым икътисади зонаны оештыруга заявканы формалаштыру буенча чаралар планы төзелгән. Эшче төркемгә ЯҮМР башлыгы Александр Тыгин һәм төрле министрлыклар һәм ведомство җитәкчеләре кергән. Зөя зонасы үсеше Яшел Үзән районының уңайлы географик урнашуын күрсәтә һәм муниципалитет территориясендә сәнәгать-логистика паркларының кластерын оештыруга мөмкинлек тудырачак. Моннан кала 2000 эш урыны булачак, җирле бюджетка да акча керәчәк.

Яңа статус
Яшел Үзән шәһәренә алдан баручы социаль-икътисади үсеш территориясе статусын бирү бик файдалы булырга охшаган. Бу статусны алган очракта моношәһәр территориясендә (билгеле булганча без Россия монопрофильле муниципаль берәмлекләр исемлегенә кертелдек) икътисад үсеше тизләтеләчәк, районны эре предприятиеләргә социаль һәм бюджет бәйлелегеннән коткарачак. Махсус салым режимы тышкы инвестицияләрне җәлеп итү өчен барган көрәштә Яшел Үзәннең көчле өстенлеге булачак һәм эшләп килүче производстволарны киңәйтү өчен финанс мөмкинлекләре генерациясе чыганагына әйләнәчәк.

Нәрсәгә ирешәчәкбез?
Яңа эре инвесторлар җәлеп ителә­чәк;
Эшләп килүче предприятиеләрнең үсүе фаразлана;
Чит илдән кертелүче товарларны алмаштырырлык яңа производстволар оештыру күздә тотыла.

Алдан баручы социаль-икътисади үсеш территориясе оештыру 2025 елда нәрсәгә өметләнергә мөмкинлек бирәчәк?
1.Шәһәр икътисадын 22,6 процентка диверсификацияләү (ягъни күп тармаклыга әйләндерү), җитештерелгән товарның күләмендә эре предприятиеләр күләмен 54,2 процентка кадәр киметү;
2.5115 яңа эш урыннары булдыру һәм эшсезлек дәрәҗәсен 0,8 процентка киметү;
3.Казанга барып эшләүчеләр санын 20 процентка киметү;
4.Муниципаль берәмлек бюджетына өстәмә салымны 803,95 млн сумга кадәр арттыру.
Аерым икътисади зона төзү буенча Яшел Үзән заявкасына республика лидеры Рөстәм Миңнеханов кул куйды һәм документлар, ахыргы ноктаны кую өчен, Мәскәүгә җибәрелде.
Гүзәл Минһаҗева әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев