Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән кораблары –Россия флоты горурлыгы

Горький исемендәге Яшел Үзән заводында тагын бер истәлекле вакыйга булып узды. «Град» атамасы астында чираттагы кораб суга төшерелде.

Чираттагы, чөнки мондый бозлы исемле 21631 проектындагы кече ракета корабльләре предприятиедә 2010 елдан бирле төзелеп, хәзерге вакытта шуларның тугызы Россия Хәрби-Диңгез флоты составында хезмәт итә.

Бу проект буенча төзелгән корабль ләр үзләренең югары мөмкинлекләрен 2015 һәм 2016 елларда Сириядә Россиянең хәрби операциясе барышында исбатлаган инде. Моннан тыш, «Град»лар РФ флотында иң яхшы ракета корабле дип танылып, ракета ату буенча Хәрби-Диңгез флоты баш командующие призын яулаган, шулай ук 2016 ел нәтиҗәләре буенча Кара диңгез флотында иң яхшы корабль дип билгеләнгән.

Менә шушы судноның унынчысын суга төшерү тантанасы бик күп мәртәбәле кунаклар катнашында барып, алар завод хезмәткәрләренә теләкләрен белдерергә ашыкты.

– Сезгә, Татарстан Республикасы Президенты исеменнән зур рәхмәт сүзләре җиткерәм, – диде ТР Премьер-минис т ры урынбасары, ТР Министрлар кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил

Гаффаров. – Сез шундый зур мөм кинлекләргә ия булган корабль тапшырасыз, уңышларыгыз сокландыра. Кораб ларыгызны Россия флотының таянычы дип, ышанып әйтергә була. Шуңа да инде Горький исемендәге завод – бу бренд. Аның нигезендә уникаль технологияләр, производствоны модернизацияләү, кыска сроклар, сыйфатлы хезмәт ята. Сез – илебезнең алтын фонды. Бүгенге бәйрәм шул эшләрегезнең иң югары нәтиҗәсе булып тора.

Шунысын да ассызыкларга кирәк, әлеге корабның проекты Яшел Үзән проект-конструкторлык бюросы тарафыннан төзелгән. Алар заманча кораллар белән җиһазланган «елга-диңгез» класслы күпмаксатлы корабльләр булып тора. Төп билгеләнеше – дәүләтнең икътисадый зонасын саклау.

Россия Хәрби-Диңгез флоты баш командованиесенең корабльләр төзү идарәсе җитәкчесе Ильяс Шиһапов, предприятие хезмәткәрләрен Хәр би-Диңгез флоты баш командую щие исе меннән шушы истәлекле вакый га белән котлап, корабльнең ЗПКБда проектлануын, Яшел Үзән төзү челәренең оста куллары белән ясалуын, судноның хәрби бурычларны үтәргә әзер булуын билгеләп, хезмәткәрләргә флоттагыча ныклы сәламәтлек теләде.
Җыелучыларны, шулай ук, Балтыйк Хәр би-Диңгез базасы командиры, контр-адмирал Михаил Беличенко котлап: «Үзем һәм Балтыйк флотының хәрби советы исеменнән конструкторларны һәм төзүчеләрне тәбрик итәм. Бу корабны без Балтыйк диңгезендә кабул итәргә әзер», – диде.

Завод коллективы һәр детале, һәр җиһазы җентекләп җыелган, йөрәк җылысын, осталыгын, белемен, тырышлыгын, көчен куеп төзегән корабларын үз баласыдай тоеп, дулкын ланып, әзерләнеп, зур бәйрәм оеш ты рып су га төшерә. Менә шуннан инде аларның икенче олы тормышы, зур сынаулар, көч-куәтен исбатлаулар башлана. Яшел Үзән кораблары кайсы елга-диңгездә йөзсә дә, йөз процент ныклыгын күрсәтә. Шуңа да хөкүмәтнең дә, флотның да күп заказлары биредә үтәлә. Шундый көчле һәм зур корабльләр булганда безнең илгә куркыныч янамый. Ил-көннәребез имин, елга-диңгезләребез тыныч кына була күрсен.

Әлеге тантанада, гадәттәгечә, алдынгы хезмәткәрләрне котлаулар булды. Күпләргә министрлыкның, РФ Хәрби-Диңгез флоты баш коман дованиесенең, Яшел Үзән муниципаль районы хакимиятенең, «Ак Барс» Холдинг компаниясенең дипломнары, Рәхмәт хатлары һәм бүләкләре тапшырылды. Флот традициясе буенча, зур сынаулар үтәсе «Град»ка, шампан шешәсе бәреп ватылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев