Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тиздән ачыла

Яшел Үзәндә төзелгән яңа күппрофильле лицейга нормаларга туры килү турында бәяләмә бирелде.

Татарстанның Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Мирный микрорайонында М.В. Ломоносов исемендәге 18нче номерлы күппрофильле лицейга проект документларының таләпләренә туры килү-килмәве турында бәяләмә бирде. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Лицей файдалануга тапшыруга әзер. Уку йортында башлангыч һәм өлкән сыйныфлар өчен кабинетлар, спорт һәм актлар залы, ашханә, китапханә, медпункт, физкультура һәм ял итү зонасы бар. Якын-тирә территория төзекләндерелгән: агачлар һәм куаклар утыртылган, кече архитектура формалары урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X