Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тир таммыйча җир бирми

Июль аенда көннәр кызу... Икеләтә. Бер яктан кырык градуска якын челлә булса, икенчедән - басу-кырларда тыгыз эш вакыты.

Игенчеләр өчен бик җаваплы чор - урак өсте гөрләп ахырына таба якынлаша. Күптән түгел талгын җилдә тирбәлеп утырган тук башак­лы кырлар инде бушап бара. Анда көнне төнгә ялгап ару-талуны белми эшләүче тырыш механизаторлар илебез табынын икмәккә баета. Шөкер, быел ул бик мул безнең якларда. Терлекләр дә кинәнәчәк, чөнки аларга азык әзерләү дә бар көченә бара. «Овощевод» хуҗалыгында саламны пресслап рулонга төрүче Фирдүс Фәттахов үзе генә дә көненә 90-100не ясый. Инде сигез ел эшләвенә карамастан, аның «Беларус-1221» тракторы кичә генә конвейердан төшкән кебек, төзек, матур. Ул үзенең тимер «ат»ын вакытында карап, төзәтеп, җайлап-майлап тора, шуңадыр тегесе дә карышмый, эшли дә эшли. Быел бигрәк күңелен күргәннәр, өр яңа «пресс-подборщик» такканнар.
- Техниканың бер генә хуҗасы булу - отышлы, - ди, «Овощевод» ширкәте җитәкчесе Илшат Сабирҗанов. - Чөнки төзеклеге өчен бер кеше җавап бирә. Шуңа тәртип тә. Ә Фирдүс абыйга килгәндә, ул шушы хуҗалыкта 25 ел эшли инде, беркайчан да сынатканы юк.
Август аенда 60 яшен тутыручы механизаторның авыл хуҗалыгында эшләп карамаган техникасы калмагандыр, мөгаен: «МТЗ-82», экскаватор ЮМЗ, печән чапкыч, ваклагыч, «Дон- 1500» комбайны һәм Беларус тракторы. Соңгы вакытта сәламәтлеге әзрәк «чыгымлый» башлау сәбәпле, комбайнга утырмаганына 4 кенә ел әле.
- Алтмышка җитеп, үзебез өчен яшәп караган юк әле, гел эштә. Шулай булуы яхшы да, эшкә барасы булмаса, авыруга сабышасың, - ди Фирдүс абый.
- Ул кыш көне дә тик тормый, кайда нинди эш бар - катнашырга тырыша. Менә быел фермаларны ремонтлады, бик зур рәхмәт аңа. Кырны калдырып, гомерендә дә җәй көне ял алганы юктыр - дип, өстәп куйды башлык, механизаторының үзе турында күп сөйләп тормаячагын аңлап.
Айсылу һәм Фирдүс Фәттаховлар себер якларыннан Яшел Үзәнгә күченеп кайткач та «Овощевод»ка эшкә урнаша. Шул көннәрдән бирле 25 ел вакыт үткәне сизелми дә калган. Ике егет тәрбияләп үстергәннәр: олысы - Казанда «ашыгыч ярдәм»дә эшли, ә кечесе - яннарында, килешү нигезендә «КамАз» машинасы белән терлек азыгы әзерләүдә тырышып хезмәт куя. Айсылу апа да, ире кебек үк, бер урында 25 ел - ындыр табагы һәм материал складлары «хуҗабикәсе» булып эшли. Ул да тормыш иптәше кебек тыйнак булып чыкты:
- Быел мин бик канәгать, арыш - чис­та, әйбәт, эш бердәм һәм оешкан төстә бара, - диде ул. - Минем турыда язарга кирәкми, - дип тә өстәргә онытмады.
Чирек гасырдан бирле бер хуҗалык­ка тугры хезмәт итеп яшәүче бу гаилә күпләргә үрнәк. Лаеклы ялга чыккач та өйдә утырырга исәпләре юк аларның, чөнки хезмәттән башка яшәүне күз алдына китерә алмыйлар. Фирдүс абыйга гомер бәйрәме уңаеннан шатлыклы көннәр, сәламәтлек, алдагы елларда да алдынгылыкны бирмичә яшәвен телибез.
Гөлнара Вәлиева
Автор фотосы.
Г.Ибраһимова коллажы.

Гөлнара Вәлиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев