Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Телевизор ни дәрәҗәдә зарарлы?

Искиткеч! Әле юклы-барлы 40 ел элек кенә телевизорлы бәхетлеләрне бармак белән санарлык иде.

Авылдагы мондый йортка кичләрен халык хәзер кинотеатрга йөргән кебек җыела иде. ә хәзер һәр бүлмә саен зәңгәр экран. Эшне дә шуны карый-карый башкарабыз. Без хәзер бу «яшек»нең коллары. Теләсәк-теләмәсәк тә, аңа бәйлелек кеше сәламәтлегенә тискәре йогынты ясый.
Күзләргә зарары
90нчы елларга кадәр, телевизордан зарар китерүче нурланыш бөркелә, дигән фикер яшәп килде. Тик хәзерге оптимальләштерелгән телевизион микросхемалар бернинди дә нурланыш бирмиләр. Шулай да куркырлык нәрсәләр бар. Экраннар каршында озак утыру күз күременең үткенлеген 70% ка кадәр киметү белән яный, бигрәк тә балаларныкын!
Фигурага зыяны
Сериаллар караганда ниш­ләргә яратасыз, дөресен генә әйтегез әле? Әлбәттә, нәрсә дә булса чәйнәп утырырга! Чипсылар да калмый, чикләвеге дә исәпсез күләмдә, башка ризыклар да ашала. Еш кына, онытылып китеп, чаманы югалтабыз һәм артыгын ашап куябыз. Аннары, озак итеп «зәңгәр экраннар» каршында хәрәкәтсез утыру - симерүгә туры юл.
Психикага зыяны
Телевизор кискен рәвештә невроз белән авыру мөмкинлеген арттыра. Бу экраннарда җәбер-золымның күп булуы һәм саф һавада йөрергә вакыт җитмәүгә бәйле. Шулай ук, гел тапшырулар карап утыру тиз аручанлык һәм бәйлелек белән яный.
Буш вакытка зыяны
Телевизор тапшыруларын карауга никадәр вакыт сарыф итүегезне исәпләп карагыз әле. Ә хәзер буш вакытыгызның күпмесен якыннарыгыз белән аралашуга, спорт белән шөгыльләнүгә, китап укуга, саф һавада йөрүгә багышлавыгызны санагыз. Сезнең өчен нәрсә мөһимрәк соң? Өстенлекне дөрес бүлгәләгәнсезме? Уйланыгыз.
Гөлнара Вәлиева әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев