Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда яшәүче тагын өч хатын-кыз коронавирус корбаны булды

Татарстанда өч кеше коронавирус инфекциясеннән үлгән. Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза ярдәмендә билгеләнде.

"Вирус идентификацияләнгән", - дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

Инфекциянең корбаннары - 1936, 1938 һәм 1949 елларда туган өч хатын – кыз. Шулай итеп, Covid-19дан республикада 712 кеше үлгән.

Ә бүген, 16 сентябрьдә, Татарстанда тагын 51 яңа COVID-19очрагы теркәлгән, шуларның 3се – читтән кертелгән, 48е – элемтә дә булган. 22 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 29 кеше өйдә дәвалана.

1. Казан – 26
2. Яр Чаллы - 16
3. Актаныш – 1
4. Алексеевск – 1
5. Бөгелмә – 1
6. Алабуга – 1
7. Яшел Үзән – 1
8. Түбән Кама – 1
9. Питрәч – 1
10. Тукай районы-2

16 сентябрьгә Татарстанда 26 264 COVID-19 очрагы теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X