Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе һава шартларының начараюы турында кисәтә

20 гыйнварда Татарстан Республикасы территориясендә һава шартларының начараюы көтелә, урыны белән кар, буран, юлларда кар көртләре, җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Авыр метеорологик шартларда транспорт чараларын йөртүчеләр максималь рөхсәт ителгән тизлек белән хәрәкәт итәргә түгел, ә килеп туган шартларда иминлекне тәэмин итүче тизлекне сайларга тиеш.

Куркыныч маневрлардан, бигрәк тә каршы хәрәкәт өчен билгеләнгән юлга чыгудан сакланырга кирәк.

Куркынычсызлык каешларын эләктерергә һәм балаларны алгы утыргычта 12 яшькә кадәр, арткы утыргычта 7 яшькә кадәр бары тик балалар өчен махсус утыргычлар кулланып йөртү мөһим.

Җәяүлеләр бары тик җәяүлеләр кичү юлы буенча һәм светофорның рөхсәт итү сигналына гына йөрергә тиеш. Тәүлекнең караңгы вакытында җәяүлеләргә үзләре белән яктылык кайтаручы элементлар булган предметларга ия булырга һәм әлеге аларны транспорт чаралары белән йөртүчеләрнең күрүен тәэмин итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев