Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан Президенты Указы нигезендә, 11 августтан башлап Татарстанның 22 районында дуңгызларда Африка чумасы аркасында карантин гамәлгә кертелгән

Тиешле карарны республика премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Аксубай, Алексеевск, Әлки, Апас, Арча, Әтнә, Буа, Югары Ослан, Биектау, Чүпрәле, Яшел Үзән, Кайбыч, Кама Тамагы, Лаеш, Яңа Чишмә, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Спас, Тәтеш, Теләче, Чистай районнарында Африка чумасы чире чыганаклары табылганлыктан, карантин кертелгән.

Дуңгызларны Югары Ослан районының Килдеево, Федяево, Коргуза, Уланово, Харино авылларында, Спас районы җирлекләрендә юк итәләр. Моны махсус комиссия башкара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев