Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан мәктәпләрендә яңа фән барлыкка киләчәк

Быел Татарстан мәктәпләрендә «Татарстан Республикасы дәүләт теле – Татар теле» фәне барлыкка киләчәк. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һәдиуллин август киңәшмәсендә хәбәр итте.

Өйрәнү ата-аналар гаризасы буенча узачак. «2022 елның 1 сентябреннән республика мәктәпләренең уку планнарында «Татарстан Республикасы дәүләт теле – Татар теле» предметы барлыкка киләчәк. Әлеге фән, туган телләр һәм әдәбиятны өйрәнү агымдагы елда федераль реестрга кертелгән якынча белем бирү һәм эш программалары буенча оештырылачак", - дип билгеләп үтте министр. Фәннәр академиясе һәм мәгарифне үстерү институты яңа буын дәреслекләрен эшли. 2022 елда 17 уку әсбабы федераль исемлеккә кергән инде, аңа тагын 18 уку-укыту методик комплексын кертү өчен гариза бирелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев