Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан мөфтие: «Минтимер Шәймиев татар халкының игътибарын аның тамырларына җәлеп итте»

Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев бөтен татар халкына зур йогынты ясады. Күпләр хәзер үк аның белән бер вакытта яшәве яки аны шәхсән белүе белән горурлана. Мондый фикерне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белдерде.

"Шәхсән минем өчен Татарстанның беренче Президенты Болгарны торгызу өчен күп көч куюы мөһим. Анда җимереклекләр иде, мин моны хәтерлим, беренче тапкыр Изге Болгар җыенына 14 яшендә барган идем. Ул чакта күпер юк иде әле, без паром кичүен озак көттек... Хәзер-күк белән җир арасы. Хәзер барысы да Болгарны, Кол Гали кунакханәсен, Ак мәчетне белә. Монда төп өлеш Минтимер Шәрип улы Шәймиевнеке. Ул бөтен татар халкының игътибарын безнең тамырларга җәлеп итте", - дип сөйләде Камил хәзрәт.



Мөфти сүзләренчә, Минтимер Шәймиев бүгенге көнгә кадәр Татарстанның мөселман җәмәгатьчелеге тормышында актив катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев