Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

"Сербиядә яшәгән әби тарихта иң куркыныч серияле үтерүчеләрнең берсе булып чыккан

Кара яулык һәм кара күлмәктән йөргән Ануйка әби буларак танылган Анна Драксин, «сихерле төнәтмәләренә» агулы үсемлекләр, терекөмеш һәм мышьяк катнаштырып ясаган. Бу карчык-тарихта иң куркыныч серияле үтерүчеләрнең берсе.

Төксе йөзле карчык мышьяк һәм терекөмешле "сөйдергеч төнәтмә"ләре әзерләгән һәм хатын-кызларга саткан. Аның ярдәмендә гаиләдәге проблемаларны чишкәннәр. Ә аларда агу булган.

Ануйка әби-карага киенгән карчык, ул хатын-кызларга «борылган яшел тәмләткечләр»саткан. Бу гаиләләр гаилә тормышындагы проблемаларны хәл иттеләр. Аларда агулы булган.

Драксин ир-атларны, үзен 20 яшендә чая австрия офицеры алдалаганнан соң күрәалмый башлый. Мәхәббәтләре озакка сузылмый: әлеге хәрби аңа йөрәк ярасы һәм сифилис кына калдыра. Бу тирән борчылудан соң Драксин ялгызлыкка омтыла һәм медицина белән химиягә кызыксынуы уяна.
Хатынны максатыннан исәп-хисапка корылган туй читкә тайпылдыра, әмма 20 ел яшәгәч, ире үлеп китә. Аның үлеменнән соң Драксин Владимировец авылында лаборатория булдыра һәм эшкә керешә.

Карчык бик тиз арада күремче һәм үләннәр белән дәвалаучы данын ала. Ануйка әби янына ирләреннән зарланып хатын-кызлар килә башлый:кемнекедер артык усал, кайсыдыр шапшак, ә кайсындыр хыянәт өстендә тотканнар.

«Имче-дәвалаучы» һәрвакытта да корбанының авырлыгын сорый – шул рәвешле ул, начар ирне үтерергә тиешле мышьяк дозасын исәпли. Әби, шулай ук, яшь егетләргә хәрби хезмәттән «котылырга» да ярдәм итә. Ул аларга үтермәслек, әмма хезмәткә яраксыз ясарлык билгеле доза бирә.
Кайбер мәгълүматларга караганда, тоткарлаганчы карчык 50 – 150 кешене теге дөньяга озата. Эш шунда, аның корбаннарының хатыннары һәрвакытта да ирләрен ярдырудан баш тарта. Ул вакытларда, урта яшьләрдәге ирнең тик торганнан бер сәбәпсез үлүендә искитәрлек берни дә булмый.

Ануйка җитди хатасын бизнесын киңәйтергә карар кылгач ясый. Карчык Любина Миланкова исемле ассистент яллый. Бервакыт ярдәмчесе бер иргә дозаны буташтыра. Ул үлер алдыннан больницага барып өлгерә.
Шул ук вакытта Айнуканың даими клиенты, рәттән ике бай ирен үтергән хатынны полиция тота. Аңардан сорау алалар һәм ул барлык гөнаһларында «имче-дәвалаучы» карчыкны гаепли.

Аңа суд 1914 елда була. Ануйканы аклыйлар. 1929 елда, карчыкка инде 90 яшь булганда, аны икенче тапкыр кулга алалар. Прокуратура үлем җәзасы таләп итә, әмма суд аны 15 елга ирегеннән мәхрүм итә (аның бик карт булуын исәпкә алсаң, гомерлек җәза дип әйтергә була). Чынлыкта бары тик сигез ел утырып, Айнука иреккә чга һәм ике елдан соң гына үлә.


Фото unknownmisandry.blogspot.com
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев