- Яңа сезон программасына бик ныклап әзерләндек, әле дә Г.Камал театрында репетициядә. Тамашаның беренче көне бик күңелле, уңышлы узды, халыкка да ошады. Салават Фәтхетдинов башкаруында яңа җырлар белән беррәттән элегрәк иҗат ителгәннәре дә яңгырады. Быел концертта тәүге тапкыр ТР халык артисты Зилә Сөнгатуллина катнашты. Елдагыча, Фирзәр Мортазин чыгыш ясады. Салават Зәкиевич яшь талантларны үстерүгә зур игътибар бирә. Быел, мәсәлән, Арчадан Сөмбел исемле яшь башкаручы җырлады, Илгиз исемле егет юмор сөйләде, - дип белдерде Intertat.ru хәбәрчесенә Таһир.
Салават Фәтхетдинов яңа сезонга аяк басты
3 август көнне Г.Камал театры сәхнәсендә ТР халык артисты Салават Фәтхетдиновның концертлары башланды.
Быел җырчы 28 сезонга аяк басты. Яңа программада кайсы артистлар чыгыш ясаячак, нинди үзгәрешләр булачак? Бу хакта безгә Салават Фәтхетдинов концертларын алып баручы Таһир Гайнуллин сөйләде.
Салават Фәтхетдиновның Казандагы концертлары 14 августка кадәр дәвам итәчәк. Сентябрь ахырларында җырчы яңа программасы белән гастрольләргә чыгып китәргә планлаштыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев