Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Россия флотилиясенә бәйрәм бүләге

Яшел үзәнлеләр төзегән ике хәрби катер суга төште. Кечкенә булсалар да, алар төш кенә.

Яшел Үзән заводы үзендә җитештерелгән һәр судноны файдалануга тантаналы итеп, кадерләп тапшыра. Бу матур традиция күп еллар дәвам итә. Соңгы чара аеруча истә калырлык һәм икеләтә-өчләтә бәйрәмчә булды.

«А.М Горький исеме н дәге Яшел Үзән заводы» АҖдә махсус билгеләнештәге 21980 проекты катерларының 11нче һәм 12нче сериясен суга төшерү тантанасы Хәрби-Диңгез флоты көне кысасында узды. Россия флотына быел 325 ел тула. Шуңа күрә бу датага горькилыларның берьюлы ике катерны тапшыруы да зур әһәмияткә ия.

Тантанада завод хезмәткәрләреннән тыш Россия Хәрби-Диңгез флоты баш коман дованиесенең идарә башлыгы Ильяс Шиһапов, ЯҮМР Башкарма комитеты җитәкчесе Ильяс Ганиев, «Ак Барс» Холдинг компаниясе» АҖ генераль директоры урынбасары Елена Алешина, Россия Федерациясе Оборона министрлыгының дәүләт оборона заказын тәэмин итү Департаментының әйдәп баручы консультанты Юлия Андреева, «Ак Барс» судно лар төзү корпорациясе» АҖ генераль директоры вазифаларын башкаручы Алеся Зарипова, «А. М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖ генераль директоры Александр Филиппов, Балтыйк флоты составына керүче «Нахимовец» 21980 проектының махсус билгеләнештәге баш катер командиры Максим Филиппов һәм башкалар катнашты.

Россия флоты баш командованиесе идарәсе башлыгы чыгыш ясап, корабль ләр төзүчеләрне Хәрби-Диңгез флоты көне һәм завод тормышындагы мөһим вакыйга белән котлады, шулай ук әлеге проект катерларының үзләренең ышанычлылыгын исбатлавын билгеләп үтте. «Заманча җиһазлар һәм югары диңгез характерис тикалары аларга киң спектрдагы бурычларны хәл итәргә мөмкинлек бирә», – дип ассызыклады Ильяс Шиһапов.
Әлеге катерлар Яшел Үзән заводында 2008 елдан бирле төзелә. Проекты Түбән Новгородның «Вымпел» АҖдә эшләнгән.

Заводта бу проект буенча төзелгән 10 берәмлек Балтыйк, Кара диңгез флотларында һәм Каспий флотилиясендә хәрби бурыч үти. Алар 2014 елда Сочида Кышкы Олимпиада, футбол буенча дөнья чемпионаты һәм Конфедерацияләр Кубогы кебек чараларның иминлеген тәэмин итте, Яшел Үзән данын күтәрде. Берничә ел рәттән Хәрби-Диңгез флоты көнендә «Нахимовец» 21980 проектының баш катеры, Санкт-Петербургта төп хәрби-диңгез парадын ача.

Предприятиенең генераль директоры Александр Филиппов билгеләп үткәнчә, завод хезмәткәрләре, флот өчен ышанычлы һәм заманча корабльләр төзүгә, дәүләт оборона заказын лаеклы һәм катгый срок ларда үтәүгә мөмкин булганның барысын да эшли. Ул Хәрби-Диңгез флотының Баш командованиесенә, Татарстан Рес публикасы җитәкчелегенә, «Ак Барс» Холдинг компаниясенә, «Ак Барс» судно лар төзү корпорациясенә озак елларга алдан эш белән тәэмин итү кысаларында предприятиегә ышаныч һәм ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Хәзерге вакытта завод РФ Оборона министрлыгының патруль һәм дивер сиягә каршы корабларның зур серияле заказларын үти.
Тантанада гадәт буенча,мөхтәрәм кунаклар алдынгы һәм намус белән эшләгән бер төркем завод хезмәткәренә ведомствоның Мактау кәгазьләрен һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Рәсми өлеш тәмамлангач, традиция буенча суга төшерелгән ике катерга бәреп, шампан шешәсен ваттылар. Монысын кораб төзүчеләр дә, кунаклар да дулкынланып көтә. Шампан шешәсен болай вату көн саен булып тормый. Бу юлы әлеге йола катерның хач әниләренә (крестная мать) ышанып тапшырылды.

Шундыйларның берсе – бу заводта 2004 елдан бирле эшләүче Эльвира Гыйния зова булды. Шешәләр ватылды, шампаннар чәчрәде, катерлар юылды. Димәк, хәзер инде бу көймәләргә хәерле диңгез юллары, уңышлы сынаулар һәм ил иминлеге сагында озак еллар хезмәт итү насыйп булуын теләргә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X